Шәһәрнең туган көне булып, Амур көймәләр төзү заводына тантаналы шартларда нигез салынган көн -- 12 июнь көне санала. Быел исә Комсомольскида шәһәр бәйрәме бер көн алдан үтте.
Көннең салкын булуына да карамый, күңел ачулар иртәнге унбердән кичке унга кадәр дәвам итте. Бәйрәм чаралары Амур елгасы ярында, шәһәр урамнарында оештырылды.
Бәйрәм гадәттәгечә шәһәрнең үзәк урамында үткәрелгән йөреш белән башланып китте. Кыска гына вакыт эчендә урамнан шәһәр җитәкчеләре, мәгариф хезмәткәрләре, укучылар, спортчылар, бизәлгән машиналарда төрле ширкәт вәкилләре һәм башкалар үтте.
Амур ярында шәһәр мэры Владимир Михалев җыелган халыкны бәйрәм белән котлады, яңа гына гаилә корган яшьләргә бүләкләр тапшырды. Шунда ук балалар иҗат коллективлары чыгыш ясады. Спорт ярышлары, уеннар һәм төрле бәйгеләр оештырылды, бәйрәм сәүдәсе эшләде. Шәһәр көне кичен Амур елгасы буенда фейерверк белән тәмамланды.
Амурдагы Комсомольскида яшәгән татарлар да шаулатып шәһәр көнен бәйрәм итте. Бәйрәм көнне алар Силинка ял итү паркында җыелды. Монда Рөстәм Абдулин милләттәшләренә аерым өй бирде.
Милли ризыклар тулы табын артында татарлар хатирәләр яңартты, Комсомольскины төзергә килеп, гомерлеккә шушы төбәктә яшәп калган әти-әниләрен искә алды, җырлап-биеп күңел ачты.
Җитди сөйләшү дә булды бу көнне. Милли үзәк әгъзаларын Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы җитәкчесе Рөстәм Абдулин 2 июль көнне узачак Сабан туена әзерләнүдә активрак катнашырга чакырды.