Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов башкорт телен өйрәнергә теләмәүчеләр булуын таный


Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов
Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов “Эхо Москвы”га биргән әңгәмәсендә Башкортстанда бик күпләрне кызыксындыра торган мәсьәләгә – башкорт телен бар милләт балаларына да, шул исәптән татар балаларына да мәҗбүри укыту мәсьәләсенә бераз ачыклык кертте.


Әңгәмә барышында Рөстәм Хәмитов башкорт телен өйрәнергә теләмәү турында бик күп сүзләр йөрүен таный. “2010 елдан башлап хәл үзгәрде. Федераль канунга ярашлы рәвештә, башкорт телен укыту кирәкме-юкмы икәнлеген ата-аналар керүче мәктәп шурасы үзе хәл итә”, диде Хәмитов.

Ягъни, әгәр барсы да демократик рухта, өстән басым астында эшләмәсә, татар районнарындагы мәктәпләрдә башкорт телен татар балаларына тагуны туктатып була.

Ринат Гатауллин
Аннан соң Башкортстанның көнбатышындагы өлешендәге халыкның бер өлешен татар телендә сөйләшүче көнбатыш башкортлары дип йөртәләр. Көнбатыш башкортлары корылтае башлыгы, профессор Ринат Гатауллин телефон аша әңгәмәдә Хәмитов позициясен тулысынча хуплавын белдерде:

“Минемчә, бүгенге көндә 60% артык башкортлар, алар көнбатыш башкортлары. Бу кешеләр бүгенге көндә татар телендә укый алмыйлар. Бәлки Рөстәм Хәмитовның бу сүзләреннән соң, бәлки безгә дә үз телебездә укырга, язарга мөмкинлек булыр дип уйлыйм. 20 ел инде көнбатыш башкортлары үз телендә укый, яза алмады”, диде ул.

Шулай итеп, тарих кабатлана. Вакытында кече Башкортстанда дәүләт теле дип игълан ителгән башкорт телен Уфа губернасы кушылгач та, тормышка ашырырга тырышалар. Һәм бу эш әкренләп сүнә. Аз санлы башкортларның телен абсолют күпчелеккә тагу килеп чыкмый. Рәхимов чорында әле башкорт теле дәүләт теле дип игълан ителгәнче, аны республика теле дип атап, бар балаларга тагарга маташкан иделәр.

1993 елның 7 маенда чыгарылган 425нче санлы мәгариф министрлыгының карарына ярашлы рәвештә башкорт теле барлык мәктәпләрдә дә укытылырга тиеш иде. Әмма ул вакытта Башкортстан татар иҗтимагый үзәге һәм русларның “Русь” иҗтимагый оешмасы бергәләп каршы чыккач, бу мәсьәлә көн тәртибеннән алынды. Хәзер инде ата-аналар үзләре өстәмә тел укытудан баш тарта алалар. Мөгаен, бу процесс киң таралыр.
XS
SM
MD
LG