Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбург мәхкәмәсе "Баймак эше" нигезендә тагын 5 гаепләнүчегә хөкем карарын игълан итте


Данис Үзәнбаев (уртада) һәм Сания Үзәнбаева (уң якта)
Данис Үзәнбаев (уртада) һәм Сания Үзәнбаева (уң якта)

Хөкем карары әле канунлы көченә кермәгән.

Бүген, 7 апрельдә, Оренбурның Промышленный районы мәхкәмәсе "Баймак эше" нигезендә гаепләнүче биш кешегә карата хөкем карарын чыгарды. Бу хакта "Idel.Реалии"га эш белән таныш чыганак хәбәр итте.

Илмира Әхәтова, Азат Кусарбаев, Айдар Магадаев һәм Сания Үзәнбаева гомуми тәртипле колониягә 5,5 елга хөкем ителде, ә Азамат Әминевка — 4,5 ел бирелде.

Алар "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" маддәләре нигезендә гаепләнде.

Прокуратура гаепләнүчеләр өчен күпкә кырысрак җәза сораган. "Idel.Реалии" язуынча, күзәтү органы вәкиле Кусарбаев, Магадәев, Әхәтова һәм Үзәнбаева өчен — һәрберсенә 10 ел, ә Аминев өчен 8 ел колония җәзасы таләп иткән.

Әлеге хөкем карары әле канунлы көченә кермәгән.

  • Шулай итеп, Башкортстаннан читтә, прокуратураның үтенече нигезендә уздырылган мәхкәмә утырышларында Баймактагы протестлар эше нигезендә барлыгы 39 кешегә хөкем карары чыгарылган.
  • "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр арасында иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. Былтыр 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте. Бер адвокат "Баймак эше" белән бәйле "мәхкәмәләрнең барысы да Илшат Ульябаевның мәхкәмәсе сценариесе белән узачак", дип әйткән иде.
  • 2024 елның 5 декабрендә Тольяттиның Үзәк район мәхкәмәсендә (Самар өлкәсе) "Баймак эше"ндә гаепләнүче өч кешегә - Халид Ишкуәтовка, Илфат Ишморатовка һәм Закир Колмөхәммәтовка хөкем карары игълан ителгән иде. Ишкуәтовны 5,5 елга гомуми тәртипле колониягә, Ишморатов белән Колмөхәммәтовны - 4,5әр ел колониягә хөкем иттеләр. Азатлык Радиосы өч фигурант турында да язган иде.
  • 24 декабрьдә исә 24 декабрьдә Удмуртия республикасының Ижау шәһәрендәге мәхкәмә Башкортстандагы протест чараларында гаепләнүче биш кешегә хөкем карарлары чыгарды. Илнар Асылгуҗин, Айгиз Ишмурзин һәм Рафил Үтәбаевны — 8,5 ел колониягә хөкем иткәннәр, Фәнгиз Шәрифгалиевны — 5,5 елга, Фәнүр Хаҗинны — алты елга утыртканнар. Бу — "Баймак эше"ндә әлегә иң зур җәза мөддәтләре.
  • 28 гыйнварда Самарның Промышленный районы мәхкәмәсенең "Баймак эше"ндә гаепләнүче 29 яшьлек Минзия Әдъгамованы дүрт ел колониягә хөкем итүе билгеле булды. Мәхкәмә аңа җәзаны кичектереп торырга булган, чөнки аның балаларына әле 14 яшь тулмаган. Аннан читкә чыкмау турында имза алганнар һәм иреккә чыгарганнар диелә. Әдъгамова "Баймак эше"ндә йорт сагына утыртылган бердәнбер кеше иде.
  • 7 февральдә Ижаудагы Ленин район мәхкәмәсе 2024 елның гыйнварында Баймакта экоактивист Фаил Алсыновны яклап чыккан җыенда катнашкан алты кешене хөкем итте. Айтуган Малабаев белән Вилүр Карачурин 5әр ел колониягә хөкем ителде. Данис Үзәнбаев, Азат Мирзин, Фатих Әхмәтшин һәм Венер Яубасаровка 4,5 ел бирелде. "Баймак эше"нең бу фигурантлары "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллануда" гаепләнде.
  • 26 февральдә Айтуган Абдуллин, Денис Икбаев, Мурат Бикбулатов, Илмир Рыскулов һәм Айбулат Нигъмәтов бишәр ел колониягә хөкем ителде.
  • 13 мартта Самарның Промышленный район мәхкәмәсе Айгиз Әбсәламов (4,5 ел колония), Раил Галин (5 ел), Вадим Каһарманов (4 ел да 11 ай колония), Айсур Тулыбаев (4,5 ел колония) һәм Айгиз Уразаевны (4, 5 ел колония) хөкем итте.
  • 19 март көнне Оренбур Үзәк район мәхкәмәсе Айдар Йосыпов (4 ел), Илназ Мәхмүтов (3,9 ел), Зәки Ильясов (3,4 ел), Вәлләм Моталлаповка (3,3 ел) хөкем карарлары игълан иткән.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG