Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү чечен егетләрен гаскәрдән «азат итте»


Быел язгы чакырылышта чеченнарны Русия армиясенә алмадылар. Нәкъ аларны гына хезмәткә чакырмауны чеченнар үзенчә бәяли.

Җиде мең чечен егете инде медицина тикшеренүләре узып, армиягә китәргә әзерләнеп йөргәндә, Мәскәүдән Чечняга бернинди чакыру килмәгән. Әлеге хәл республиканы, әлбәттә, аптырашта калдырган. Бернинди аңлатуларсыз Русиядәге бер төбәкнең егетләрен армиягә алмау бик гаҗәп тоела. Чечняның кеше хокуклары өчен җаваплы вәкиле Нурди Нухаджиев әйтүенчә, мондый хәл инде 40нчы елларда бер күзәтелгән.

“Сөргенгә җибәрү планлаштырылгач, сәяси җитәкчелек шулай ук чеченнарны армиягә чакырмаган. Хәзерге вазгыять тә шундый шикләр уята”, ди ул.

Бер карасаң, Татарстан, Башкортстанда мондый хәл килеп туса, егетләр шатланыр гына иде кебек. Ләкин Нухаджиев алай дип санамый. Аның фикеренчә, бу инде ярлык тагу, ягъни халыкларны икенче сортлы итеп күрсәтү.

“Чеченнар гаделсезлекне кичерә алмый. Безнең җирлектә төрле сугышлар һәм низаглар гомер-гомергә гаделсезлек аркасында чыкты. Кавказда барысын да көч ярдәмендә генә хәл итәргә ияләшкәннәр дип уйлыйлар. Бу һич кенә дә алай түгел. Беренче чиратта без гаделлек яклы”, ди ул.

Урыс булмаганнарны икенче сортка тиңләү

Әлбәттә, Конституция нигезендә чеченнар да Русиядәге башка халыклар кебек үз ватаны алдында хәрби бурычын үтәргә тиеш. Шуңа республикада кеше хокукларын яклаучылар әлеге хәлне чечен милләтенә карата Русия Конституциясен бозу дип саный. Әмма Чечня Русиянең бер төбәге саналса да, аларның соңгы елларда үз кануннары белән яшәве беркемгә дә сер түгел. Хатын-кызларга яулыктан йөрү тәртибен кертү шул мисалның берсе.

“Московский комсомолец” исә чеченнарны армиягә алмау генераль штабтан гына түгел, ә югарырак җитәкчеләрдән килә дип яза. Имеш, иртәгә "сугышчы” рәтен тулыландырырга мөмкин чеченнарны хәрби белемгә өйрәтәселәре килми икән. Нухаджиев сүзләренчә, алардан "сугышчы" ясамау нәкъ армия бурычы.

“Икейөзлелекне, чеченнарга икенче сорт кебек карауны бетерергә кирәк, 44нче ел өчен дә гафу үтенсеннәр, ягъни кешечә мөгамәләгә кергәндә, бернинди дә сугышчылар булмаячак. Безнең башка ватаныбыз юк. Максатчан рәвештә читкә этәрәләр бит”, ди ул.

Эшсезлек чорында армия коткарыр иде

Нухаджиев берничә ел элек үзе дә чеченнарның Чечнядан башка урында хезмәт итүенә каршы чыккан. Ике сугышны кичкән һәм халыкның күз яшьләрен, үтерүләр, кеше урлаулар, көч структуралары тарафыннан халыкның җәберләнүен, ягъни рәхимсезлекне генә күреп үскән егетләрдә нәфрәттән башка хис була алмас дип уйлаган.

“Без анда җиңдек” дип масаючылар да армиядә чеченнарны бик яхшы кабул итмәс иде. Гәрчә контрактчылар Русия бөтенлеген сакларга түгел, ә күбрәк талап кайтып китү өчен килде”, ди ул.

Ләкин бүген эшсезлек чорында меңнәрчә егетләрнең армиягә алынмавы шулай ук үз эзен калдырырга мөмкин.

“Кеше эшсезлектән интеккәндә төрле маҗаралар эзли башлый”, ди Нухаджиев.

Аның сүзләренчә, чеченнарны армиягә алмау турындагы яңа тәртип кеше хокукларын бозу булып тора. Бу милләткә һәрвакыт үзләренең яхшы икәннәрен исбатларга кирәк.

“Без бернәрсә дә исбатларга тиеш түгел. Чечня бит инде Русия эчендә яшәргә теләвен әйтте. Сау-сәламәт кешене армиягә чакырмау - ул Русия таркалуына китерәчәк. Бу аңлап эшләнәме, юкмы белмим. Меңнәрчә егетләр үзләрен икенче сорт итеп тоя”, ди ул.
XS
SM
MD
LG