Әлеге тамашаның башлангычын, барышын беркадәр искә төшереп китү кирәк. Иң күп халыкны 100 метр арага тәүлек буе йөгерешкә җәлеп итүдә соңгы рекорд Рига шәһәренә туры килә. Ригада йөгерешкә 3845 кеше чыккан.
2009 елда Чаллы Рига шәһәре күрсәткечен узып китәргә тели. Моның өчен шәһәрдә 4800 кеше әзерләнә. Әлеге чара 2013 елда Казанда узачак Универсиаданы яклау йөзеннән дә үткәрелә.
Ярыш 2009 елның 4 августында башланып, тәүлек буе йөгергәннән соң, 5 августта, иртәнге 10да төгәлләнергә тиеш була. Ләкин йөгерергә теләүчеләр күп була, шунлыктан йөгереш тәүлек урынына 32 сәгать чамасы бара.
Йөгерешне Илдар Халиков башлаган иде
Йөгерешне Чаллының ул чактагы башлыгы, хәзер Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков башлый. Ул йөгереш таягын Татарстанның элекке спорт министры Марат Бариевка тапшыра. Йөгереш таягы шулай итеп, 32 сәгать буена 6072 кеше кулыннан уза, ягъни, ярышта шулкадәр кеше катнаша.
Әлеге чарадан соң тиешле кәгазь-мәгълүмат Лондонга җибәрелә. Чөнки Гиннессның рекордлар китабына керү-кермәү шунда хәл ителә. Әлбәттә, урынлы сорау туа: ике ел узганнан соң да Чаллының рекорд куюы нигә расланмаган? Бәлки Лондон бу йөгерешне гомумән танымас. Эш нидә соң?
“Без тиешле документларны Лондонга җибәрдек. Безнең ирешкән уңышлар әле дә каралу хәлендә. Гиннессның рекордлар китабына керү мәсьәләсе читкә тибәрелмәде, ул карала. Ике ел элек без язуларны Лондонга җибәргәндә, Англиядә баш күтәрү бара иде. Хәбәрләренә күрә, башта безнең язулар югалды, аннан табылды, диделәр.
Без 14 кәтүк (диск) күләмендә йөгерешнең барлык мизгелләрен дә җибәргән идек. Хәзер алар барысы да карала”, дип җавап бирде Чаллының спорт идарәсе башлыгы Наталья Безрукова.
Шулай да рекордлар бар
Чаллы каласы әлегә Гиннесс китабында ялтырый алмаса да, шушы 2009 елда булган йөгереш нәтиҗәләре белән Русиянең рекордлар китабына керә.
“Шул ук вакытта без Русиянең рекордлар китабына ике күрсәткеч белән кердек. Бу – 30 сәгатьтән артык йөгерү һәм йөгерүдә катнашучылар саны белән. Әлеге рекордлар булмаса, Гиннесста безнең күрсәткечләр каралмас иде. Дөньякүләм Гиннесс комиссиясендә без 24 сәгатьтә йөгерүчеләр санының күплеге нисбәтеннән каралабыз”, дип ачыклык кертте Безрукова.
Монда да акча кирәк икән
Чаллы күрсәткече Лондонда каралырмы – монысы ахыргача ачык түгел шикелле. Кайбер расланмаган мәгълүматка күрә, Чаллыдагы йөгереш нәтиҗәләре турындагы документлар Лондонда инде югалган. Чөнки бу оешмага көн саен ике тонна документ кабул ителә икән.
Матбугатта күренгән хәбәрләргә караганда, Чаллыдагы йөгереш нәтиҗәләре турындагы документларның күчермәсен кабат Лондонга җибәрү мөмкинлеге дә бар икән. Гиннессның рекордлар китабының Русиядәге баш мөхәррире Александр Свистунов бу эштә ярдәм итәргә әзер булуын әйтә.
“Түләүсез нигездә кабат гариза бирергә мөмкин һәм нәтиҗәсен берничә ай, бәлки, берничә ел көтәргә кирәк. 28 000 сум түләү булганда, нәтиҗәне шундук алып була”, дип белдерде Свистунов әфәнде.