Либиядәге сугыш шушы сәгатьләрдә үзенең иң югары ноктасына җитте дияргә була. Башкала Триполинең баш күтәрүчеләр кулына төшүе белән Каддафинең 40 еллык хакимияте дә тәмамлана.
Хакимияткә каршы күтәрелгән халыкны кайвакытта шулай “баш күтәрүчеләр” дип тә, “фетнәчеләр” дип тә атыйлар. Каддафиның үз чыгышларында аның хакимиятенә каршы чыгучылар этләр, күселәр һәм башка ямьсез җанварлар белән чагыштырыла.
Каддафиның чигенүен таләп иткән тыныч демонстрацияләрне бастырыр өчен ул беренче көннәрдән үк артиллерия, хәрби һава көчләрен кулланды. Нәтиҗәсе исә киресенчә булды. Үз халкына каршы туплар һәм хәрби очкычлар кулланган диктаторны бөтен дөнья халкы, Берләшкән милләтләр оешмасының Иминлек шурасы да хөкем итте.
Узган атнада башка чаралары калмаган Каддафи гаскәрләре баш күтәрүчеләргә каршы элекке Советлар Берлегендә чыгарылган Р-17, чит илләрдә Scud B дип йөртелгән ракетаны кулланды.
20 Хиросима куәтлелегендәге атом-төш бомбасын йөртә алырлык мондый ракеталарны Каддафи юк итәчәкмен дип ышандырса да, аның гаскәрләрендә бу корал һаман да саклана булып чыкты.
Кайберәүләр хәтта Либиядә мондый ракеталар саны 100гә якын дип саный. Әлбәттә, Каддафи карамагындагы Р-17 ракеталары атом-төш коралын йөртми, алар фугас белән тутырылган. Бөтен бер шәһәрне җимермәсә дә, фугаслы ракета белән зур йортны юкка чыгару, тузанга әйләндерү бик җиңел.
Узган дүшәмбедә Каддафи гаскәрләре Сирт шәһәреннән көнбатышка таба Р-17 ракетасын очырганнар. Бу корал Каддафига каршы гаскәрләр яулаган Брига шәһәреннән 80 чакрымдагы җиргә төшеп шартлаган. Ягъни ракета бөтенләй кирәкмәгән һәм билгесез якка очкан. Каддафи гаскәрләренең төз ату осталыгы шәптән түгел димәк.
Либия хәрбиләрен ракета атарга өйрәткән полковник Станислав Андрейченко моңа һич аптырамый. “Новая газета” хәбәрчесенә ул бу турыда ачыктан-ачык әйткән.
"Бу ракеталар Русия армиясендә әллә кайчан инде кулланыштан чыгарылган. Әмма бу корал гади һәм ышанычлы. Куллану вакыты узып, исемлектән чыгарылган ракеталар да Чечня конфликтында еш кына кулланылган. Әлбәттә, төгәллеккә килгәндә, алар мактанырлык түгел, берничә йөз метрга ялгышырга мөмкин. Ләкин Либиядәге кебек 80-100 чакрымга ялгышу чамадан тыш дип санала", диде ул.
Андрейченко Либия гаскәриләренең Красноводски шәһәрендә узган күнегүләрен хәтерли. Либия солдатлары монда укырга килгәч, үзләренең хәтта тапкырлау таблицасын да юньләп белмәүләре белән шаккатырган.
"Солдатлар һәм сержантлар күнегү вакытында совет хәрби киемнәрен кигәннәр. Билгеле булуынча, бу комплектта ак тукымадан тегелгән эчке күлмәк, ыштан да бар. Төймәләр урынына ак баулар тегелгән шушы кальсонны Либия гаскәриләре җәйге солдат формасы дип уйлаган.
Хәрби шәһәрчек буйлап ап-ак кальсоннар кигән гаскәриләр төркеменең дөп-дөп итеп бердәм атлавын күз алдына китерәсезме? Җитмәсә, ак ыштанга төрле таплар җиңел буяла. Еш кына алгы ягы саргылт төскә кергән ак ыштанлы бу ракетачылардан нинди мәргәнлек көтәсең?
Имтиханнар вакытында Либия курсантлары ракетаның очу параметрларын куйганнан соң урыс офицерлары яңадан төзәткәләп торган. Инде еллар үткәч, халыкара җәмәгатьчелек Либиядә гомумән очкычларның күтәрелүен тыйгач, Каддафи гаскәриләре ракеталарга тыю булмас дип өметләнгән.
Нәтиҗә мәгълүм – ракеталар сакланса да, аз-маз тупланган осталык сакланмаган булып чыга. Шуңа күрә 100 чакрымга ялгышкан ракеталар Каддафига барыбер ярдәм итмәгән. Мондый ак кальсонлы, тутыккан ракеталы армия белән бернинди диктатор да озак тора алмый", дип сөйләгән Либия хәрбиләрен ракета атарга өйрәткән полковник Станислав Андрейченко.
Рамазан аенда сугышуны хупламаучылар НАТО һөҗүмнәрен гадәттә зур гөнаһ дип саный. Ә менә Каддафиның ракета куллануы алар тарафыннан ничек бәяләнә икән? Бу хурлыклы хәлгә көләргә дә, советларның үз чорында кем белән дуслашып йөрүенә аптырыйсы гына кала.