Мәхкәмә эшенең башлангыч чорын искә төшереп китик. Быелның 17 гыйнварында Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызлов президент Медведев белән очрашу вакытында мондый сүзләр әйтә:
“...Урыс холкының аерымлык билгеләре шунда: без башкалар белән дуслыкта яшәргә телибез, без туганнар булырга телибез. Бу билгеләр башка милләтләргә хас түгел”.
Алишәр әфәнде шушы язманы “Кремлин.ру” сәхифәсеннән дә укый. Намусын һәм абруен яклау йөзеннән, Борис Грызловны җавап тотучы итеп күрсәтеп, Мәскәүнең Тверь районы мәхкәмәсенә шикаять юллый. Ләкин казый Людмила Быковская Әдиләрскийдан Грызловның рәсми расланган шушы чыгышын таләп итә.
Эшнең алга таба ничек баруы хакында "Азатлык"ка Алишәр әфәнде үзе сөйләде:
“Мин алдан ук президентның эшләр идарәсенә “Кремлин.ру” сәхифәсендә булган язманың стенограммасын җибәрүләрен сорап мөрәҗәгать иттем. Шундый ук мөрәҗәгатьне Дәүләт Думасының эшләр идарәсенә дә җибәрдем.
Әлеге дәүләт оешмаларыннан мондый җавап алдым: минем хатлар алынган, ләкин мәгълүматны раслый алмыйлар. Чөнки бу мәгълүмат ябык икән.
Шушы хакта – үземнем бурычымны үтәвем турында мин казый Быковскаяга сөйләдем. Хәзер инде Русия гражданлык кодексының 149нчы һәм 150нче маддәләре нигезендә, бу мәгълүматны мәхкәмә үзе соратып алырга тиеш иде. Мин шулай эшләүне таләп иттем дә.
Бу эшне эшлисе урында казый минем шикаятьне кире кайтарды. Шулай ук Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе дә шикаятемне канәгатьләндермәде, документларны кире кайтарды. Шундый юл белән Русия мәхкәмәләре минем яклауга булган хокукыма каршы килде”, ди ул.
Мәскәү мәхкәмәләре юлын озак таптаган Әдиләрскийның Русиядә дөреслекне табуга өмете өзелә. Шуннан соң ул Страсбургтагы Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә.
“Русия җирендә ике баскычны – Тверь районы һәм Мәскәү шәһәре мәхкәмәләрен уздым. Минем әле кеше хокукларын яклаучы Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә дә хакым бар. Шуннан файдаландым.
Язган хатымның Страсбургка барып җитүе хакында хәбәр алдым. Әлегә башка җавап юк, чөнки хатны 12 ноябрьдә генә җибәрдем”, ди Алишәр әфәнде.
Әдиләрскийның Борис Грызловка карата булган шикаятендә рухи зыян өчен 1 миллион сум акча таләп итүе дә күрсәтелгән. Бу акчаны ул хәйрия чараларына файдаланачагын белдерә.