"2011 ел башларында Татарстан диния нәзарәтендә зур үзгәрешләр булды", дип сүзен башлады диния нәзарәте вәкиле Вәлиулла Якубов бу китапларны тәкъдим итү чарасында.
"Беркемгә дә сер түгел, Татарстанда татар халкына якын булган хәнәфи мәзһәбен инкарь иткән дини әдәбият күп басылды. Без голәмә шурасы буларак, барлык дини әдәбиятны тикшерү эшенә керештек. Халкыбыз аңына файдалы үрнәкләрен аныклау процессын алып барабыз. Әлбәттә, басылган китаплар арасында халкыбызның иманын ныгыту өчен файдалы китаплар да күп. Шушы уңайдан Татарстан диния назәрәте 70 данә китапчык әзерләп, аларның бер өлешен Татарстан төрмәләрендәге тоткыннарга таратырга булды", дип дәвам итте ул.
Хәнәфи мәзһәбен кемнәр инкарь итә?
Вәлиулла Якубов, "хәнәфи мәзһәбен инкарь иткән дини әдәбият күп басылды", дип белдерсә дә, бу әдәбиятның исемнәрен һәм аларны кемнәр бастыруын әйтеп тормады. "Ни өчен хәнәфи мәзһәбен күздә тотып төрмә һәм мөхтәсибәтләргә мондый китаплар җибәрергә уйладыгыз, әллә нинди дә булса берәр дини юнәлеш хәнәфи мәзһәбенә куркыныч тудырамы?" дигән сорауга, ул анык кына җавап бирмәде. "Мөселман диненең асыл чагылышы булган хәнәфи мәзһәбенә бернинди дә куркыныч янамый, чөнки бу мәзһәб бер хакыйкать булып тора", дип белдерде ул.
"Хәнәфи мәзһәбе – динебезнең асыл чагылышы. Бу мәзһәб бер хакыйкать булган, бар һәм булачак та. Бу хакыйкатьне Аллаһы Тәгалә үзе химая итәчәк. Без исә Аллаһның әҗерен өмет итеп, менә шул хакыйкатькә ярдәмләшеп йөрүчеләр генә", диде ул.
"Без инде ниндидер ялган, батыйль, ясалма юнәлешләргә кереп, аларны химая итә алмыйбыз. Бу бер мәгънәсезлек булыр иде", дип белдерде Вәлиулла хәзрәт Якубов.
"Бүгенге көндә төрмәләрдәге ислам динендә булган тоткыннар дини китапларга аеручы зур ихтыяҗ тоя. Төрмәләрдә интернет кебек мәгълүмат чаралары юк, шуңа күрә дә аларга без әзерләгән мондый дини китаплар бик зур ихтыяҗны канәгатьләндерәчәк", дип белдерде диния нәзарәтенең төрмәләрдәге тоткыннар белән эшләү бүлеге белгече Фәрхәт Мәүлетдинов.
“Төрмәләрдә ислам диненә керүчеләр күбәя”
"Төрмәләрдә гыйбадәт урыннарының булуы бик мөһим. Күп кенә тоткыннар төрмәләрдәге мәчетләребезгә килеп, кылган гөнаһлары өчен тәүбәгә килә, ислам диненә дә кереп китүчеләр елдан ел арта бара", дип белдерде ул.
"Төрмәләрдәге мәчетләрдә уздырган намаз укуларда уртача 50ләп кеше катнаша. Дингә кереп киткән тоткыннар үзләре безнең килүебезне сорыйлар. Һәркөнне килсәгез дә, без бик шат булыр идек, диләр. Без һәркөн алар янында, туры килгәндә өчәр сәгать булабыз алар янында. Әйтергә кирәк, тоткыннарның көннән-көн дини гыйлемнәре дә арта бара", ди Мәүлетдинов.
Төрмәләр радикал төркемнәр оешуга этәрәме?
"Соңгы араларда Татарстан төрмәләрендә радикал төркемнәргә иярүче тоткыннар бар, алар төрмәләрдә үз карашларын киңәйтү эше белән шөгыльләнеп яталар дигән урыс мәгълүмат чараларының берничә җөмлә белән генә җиткергән хәбәрләре дөреслеккә туры киләме?" дигән сорауга, Мәүлетдинов, "мондый сүзләрнең хәзерге вакыт өчен дөрес булмавы" турында да белдерде.
"Чыннан да, ул хәл бәлки элегрәк булгандыр. Әмма хәзер андый вазгыять күренми. Бер караганда, төрмәдә генә түгел, иректәге мәчетләрдә үзгә карашлы кешеләр булырга мөмкин бит. Әмма төрмәләрдә күпчелек диндар хәнәфи мәзһәбе белән бара. Анда да безнең имамнарыбыз бар. Алар һәр тоткын белән эшли. Безнең төп максатыбыз – тоткыннар иреккә чыккан вакытта алар чын мөселман бәндәсе буларак безнең дөньяга аяк бассыннар. Бүгенге көндә төрмәләрдәге мәчетләргә йөрүчеләрдә өмет бар, чөнки аларның йөзләрендә нур балкый башлады", дип белдерде Фәрхәт Мәүлетдинов.
Татарстан диния назәрәте әзерләгән 70 китапчыкның 45е мөхтәсибәтләргә китәчәк, 12се рәсми уку йортларына таратылачак, ә калган 13е төрмәләрдә эшләп килүче мәчет һәм гыйбадәтханәләргә биреләчәк.