Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ринат Хәмиев: "Русия президенты булсам күбрәк иреклек бирер идем"


Ринат Хәмиев
Ринат Хәмиев

Оренбур төбәгенең Орски шәһәрендә яшәүче Ринат Хәмиев Русия президентлыгына үз нәмзәтен тәкъдим итте.


11 декабрьдә 500дән артык орскилар тимерьюлчылар мәдәният сараена җыелып, якташларының бу карарына теләктәшлек белдерделәр. Димәк, бу эшкә кворум алынган.

18 декабрьдә Үзәк сайлау комиссиясе Ринат Хәмиевның президентлыкка нәмзәт булуда теләктәшлек итү максатыннан оешкан сайлаучылар төркемен теркәү турында карар кабул итте. Әлеге үзәк шулай ук аның вәкилләренә махсус сайлау исәбен ачуга рөхсәт бирде. Шулай итеп, Ринат Хәмиевка Русия буйлап 2 миллион имза җыярга туры киләчәк. Ринат Зәйнулла улы Хәмиев – эшкуар, хәзерге вакытта җаваплылыгы чикләнгән “Зорро” җәмгыяте җитәкчесе.

Ринат Хәмиев гаризасы
Ринат Хәмиев гаризасы
Ринат Хәмиев 1971 елда Орски шәһәрендә туа, Чиләбе хәрби-автомобиль инженер училищесын алтын медаль белән тәмамлый. 2001 елда мотоукчылар дивизиясендә взвод командиры булып хезмәт итә.

Orenburg.bezformata.ru сайты Ринат Хәмиев эшчәнлеген түбәндәгечә тасвирлый:

”Әлеге яшь кеше 2000 елда Орски шәһәренең сәяси тормышына кинәт кенә килеп керә. Дәүләт думасы депутатларын сайлау вакыты. Ул чакта аңа әле җитди караучы булмады.

Аннан соң шәһәр мэрын сайлаулары булды. Ул вакытта Ринат Хәмиев үз нәмзәтен Черноусов файдасына алган иде. Ринат Хәмиев шәһәр хакимиятендә мэр урынбасары булып эшләде. Аннан соң Русия табигать ресурслар министрының беренче урынбасары киңәшчесе булды”.


Яңа ел бәйрәмнәре имза җыюны катлауландыра

30 декабрь җомга көнне радиобызга биргән әңгәмәсендә Ринат Хәмиев Русиядәге Яңа ел бәйрәмнәре имзалар җыюны тагын да катлауландыра дип белдерде.

“Беләсезме, хәзерге вәзгыять шундый, без бу көннәрдә имзалар җыю белән мәшгүль. Мин сезгә яшермичә әйтәм, ике миллион имза җыю, аның өстенә тагын биш процент мая да кирәк, айдан да кимрәк вакыт эчендә, анда да эш көннәре ике атна гына, барлыгы ике миллион 100 мең имза җыю, бик-бик катлаулы булачак”, ди Ринат Хәмиев. Аңа бу эштә татарлар иҗтимагый оешмалары да ярдәмгә әзер икәнлекләрен белдергән.

Русия президенты булып сайлана калса ул иң беренче чиратта бөтен өлкәләрдә дә максималь иреклек бирер идем дип әйтә.

“Илдәге бүгенге вәзгыятьтән чыгып мин мәгълүмати сәясәткә дә, сайлау сәясәтенә дә мөмкин булган кадәр максималь ирек бирер идем. Нинди генә тармакны алсак та, бизнеста, мәгълүмат кырында, сәясәттә көндәшлек зуррак булган саен, ул зур плюслар гына бирә. Мин беренче эшем итеп көндәшлек үссен өчен бөтен тармакларда да монополизмга киртә куяр идем. Шулай ук иҗтимагый тормышта да. Бу – иң беренчесе. Моны бер фәрман белән, яки берничә фәрман эшләп буламы, мин әлегә әйтә алмыйм. Мөгаен ул тупланма, ягъни пакет булыр. Ул барсына да нигез булачак”, ди Ринат Хәмиев.

Ринат Хәмиев белән әңгәмәдән өзек:
Ринат Хәмиев: "Русия президенты булсам күбрәк иреклек бирер идем"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:55 0:00
йөкләү


Ринат Хәмиев белән әңгәмәне тулысынча Азатлыкта 2 гыйнвар көнне тыңлагыз.
XS
SM
MD
LG