2011 ел башында Оренбур җирлегендә эшләп гомер итүче татар эшмәкәрләренең үз оешмасы булдырылды. Оешманың максаты: татар халкы үсешенә ярдәм итүдән, милли мәдәниятне, мәгарифне, татар халкының үзенчәлеген саклаудан гыйбарәт. Бу җәмгыятьнең җитәкчесе итеп эшмәкәр Әнвәр Искәндәров сайланды. Татар эшмәкәрләренең беренче зур эшләре – ул төбәк Сабан туен үткәрүдә катнашу иде.
Өлкә Сабан туе Әсәкәйдә үтте
Өлкә Сабан туе Оренбур төбәгенең татарлар иң күп яшәгән Әсәкәй районында үтте. Бу юлы Татарстан кунаклары – Балык Бистәсе районыннан килгән милләттәшләребез булды.
Оренбур төбәгендә 165 меңнән артык татар халкы яши. Әсәкәй районы – татарлар иң күп яшәгән районнардан санала. Район халкының дистәгә якын татар авылларында 50%тан артыгы – татарлар. Шулай ук район җирлеге башлыгы төбәктә бердәнбер татар кешесе. Татар көрәшенең аеруча популярлыгы Әсәкәйнең һәрбер авылында диярлек көрәш секциясе эшләве белән дә аңлатыла. Сабантуй батыры өчен Оренбур өлкәсенең татар эшкуарлары махсус бүләк әзерләде – ВАЗ машинасы. Мәйдан батыры – Әсәкәй районы егете Тимур Абрамов булды.
“Батыр” спорт комплексы ачылды
Әсәкәйдә үткән зур вакыйгаларның икенчесе – ел ахырында “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылуы. Ике ай эчендә 1700 кв. м. мәйданы булган бина сафка басты. “Батыр” комплексы – Оренбур төбәгендә 5 ел эчендә төзелгән 27 комплекс арасында иң зурысы.
Замана җиһазлары белән эшләнгән ике мәйданда берьюлы йөз спортчы ярыша һәм аларның уеннарын меңгә якын тамашачы күзәтә ала. Комплексның икенче катында душ һәм чишенү бүлмәләре, фитнес-тренажёр заллар.
Хәзер инде район үзәгендә көрәш, волейбол, бакетбол, мини- футбол, гантбол белән 1 мең 160 бала шөгыльләнә ала.
“Әсәкәйдә ике спорт залы эшләп килде. Беренчесен, күп еллар элек фермер, хәзерге көндә өлкә кануннар чыгару җыелышы депутаты да булган Илдус Дәүләтов сәүдә йорты булган бинаны сатып алып көрәш клубы итте. Икенчесе – мәктәпнең кечкенә спорт залы иде. Менә мондый комплекс безгә күптән кирәк иде”, дип сөйләде Әсәкәй балалар- яшүсмерләр спорт мәктәбе мөдире Гали Гаязов.
Комплексның исеме – игълан ителгән бәйге нәтиҗәсе. Рекордлы төзелештә, заманында үзе дә көрәш белән шөгыльләнгән , Әсәкәй район татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдус Дәүләтовның өлеше зур булды.
Татар теле курслары эшли
Татарлар белән бәйләнгән бер генә чара да эшмәкәрләрдән башка үтми. Хәзер инде татар эшмәкәрләрнең исемлегендә 70кә якын милләттәшебез бар. Оренбур татар эшмәкәрләре оешмасы, әлбәттә, буш урында төзелми.
Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар дәүләт драма театры каршында, берничә ел дәвамында, “Берлек” фонды эшләп килә. Мөхтәр Хәсәнов җитәкчелегендәге әлеге фонд татар театрына ярдәм итү максатыннан чыгып оештырылды.Әлбәттә, бу оешма сафында “Берлек” фонды әгъзалары да күп. Барлык эшләр шулай берлектә башкарыла.
Андый эшләрнең берсе – туган телне сөючеләр клубын оештыру булды.
Татар телен өйрәнү дәресләре башта шәһәрнең Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәдә ачылды һәм бер ел эшләде. Аннан дәресләр Оренбурның Степной районында яшәгән укучылар өчен дә ачылды. Яшьләр арасында хәзерге вакытта татар теленең көче һәм кирәклеге үсә.
Бүгенге көндә бу ике курсларга 70ләп кеше йөри. Шуны да әйтергә кирәктер: өйрәнүчеләр өчен клуб түләүсез, ә укытучыларга хезмәт хакын эшмәкәрләр түли.
Мәчетләр саны арта
2011 елда төбәкнең ике район үзәгендә ике мәчет ачылды: берсе – Плешановода, икенчесе – Новосергеевкада. Төзеләчәк ике мәчеткә нигез салынды.
Районда яшәгән 20% мөселман халкына барлыгы бер мәчет һәм ике дин йорты туры килә. Киләсе елда төзелешне дәвам итмәкчеләр.
Ә менә Абдуллино шәһәрендә төзелеше туктаган мәчет яңа сулыш алды. Шәһәр мәчетен төзү өчен акча җыю максатыннан марафон үткәрелде.
Марафон вакытында 1 миллион 800 сум акча җыелды.Әлеге акчалар шәһәрдә биш ел элек төзелеше туктатылган мәчетнең диварларын күтәрер өчен тотылачак.
Милли мәгариф уку йортлары ябыла
Оренбур педагогия университетының татар бүлегенә өченче ел студентлар кабул ителми, ә педагогия көллиятендә татар бүлеге аннан да иртәрәк ябылды. Бу Оренбур ягы татарлары өчен кайтарылмаслык зур югалту булды.
Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар дәүләт драма театры үз спектакльләре белән Татарстан, Башкортстан,Әстерхан,Оренбур төбәкләренең район-авылларында гастрольләрдә булды. Узган театраль сезонда тамашачыларга биш яңа спектакль тәкъдим ителде.
105 еллык юбилей
Шәһәрнең Хөсәен Ямашев китапханәсе һәм “Вакыт” гәҗитенең 105 еллыгын билгеләп үттеләр. Әлеге вакыйгаларны билгеләп үтү – ул чишмә башында торучы милләттәшләребезне, алтын приискалары булып та ачтан үлүче һәм каберләре дә билгеле булмаганнарны хөрмәт белән искә алу һәм данлау.
1906 елда аңарчы тиңе булмаган милли китапханә эшли башлый, “Вакыт” исемле татар гәҗите дөнья күрә. Ә “Вакыт” гәҗитенең дәвамчысы "Яңа Вакыт” менә 20 ел инде Оренбур татарларының яраткан басмасы. Бүгенге көндә ике меңнән артык тиражлы атналык татар басмасын барлыгы ике журналист чыгара. “Яңа Вакыт” ның мөхәррире – Фәннүр Гайсаров.
Хөсәен Ямашев исемендәге йөзъяшәр китапханә бүген дә үз вазифасын нәкъ әүвәлгечә үтәп килә, милләттәшләр өчен җыелу, аралашу урыны да булып хезмәт итә. Бер гасыр элек мөселманнарның хәйрия акчасына оешкан китапханәдә хәзер инде 50 меңнән артык китап бар, фонд китапларының саны Татарстан ярдәме белән арта тора.
Оренбур XX гасыр башында татар китабы басу, татар матбагаларын дөньяга күрсәтүче үзәк булып таныла. Бүгенге көндә анда гомер итүчеләр әлеге эшләрнең чишмә башында торучыларны һәм аларның гамәлләрен онытмыйча, дәвамчылары булып калырга тырышалар.