Мәчет-мәдрәсәләрдә дин гыйлемен тирәнтен үзләштерергә теләгән яшьләр саны арта бара. Гарәп графикасы нигезендә укырга һәм язарга өйрәнү – һәр мөселман кешесенең бурычы дип саный әлеге аланнарда дәрес бирүче Әбделмалик Хәбибуллин.
Дөрес итеп Коръән, намаз укырга – боларның барысына да Каргалы авылының Кушманара мәчете каршында оештырылган мөселман аланында өйрәтәләр.Әлеге дини алан төбәктә бердәнбер, шулай да мәдрәсәдә дини дәресләр белән генә чикләнмиләр.
Балаларның яшьләре дә төрле:14 яшьлек Илфат укуларга 6 яшьлек энесе Габдулла белән бергә йөри. Бертуган Әбдрәкыйповлар аланнарның җәйгесен дә, кышкысын да калдырырга тырышмый.
“Без дини дәресләрдән тыш, Оренбурда экскурсиядә булып, мәчетләргә, зоопаркка, ашханәгә кердек”, дип сөйләде Илфат Әбдрәкыйпов.
Кушманара мәчете каршында җәйге алан 1995 елдан эшләп килсә, кышкы аланда балалар җиде ел дәвамында рухи тәрбия ала. Биш көн эчендә балалар ислам кануннары белән танышты, спорт уеннары белән шөгыльләнде.Шуны да әйтергә кирәктер, әлеге малайларның күпчелеге көрәш белән шөгыльләнә.
“Келәмгә чыгар алдыннан мин догалар укып чыгам”, дип укып та күрсәтте көрәшче Харис Шомуродов. Ул әле төбәк бәйгеләреннән тыш, җәйге мөселман лагере бәйгеләрендә җиңүче санала.
Авылда динне көчәйтү максатыннан, һәркемне иманлы итүгә юнәлтелгән тирән мәгънәле чыгышлар, вәгазьләр белән генә чикләнеп калмыйча, балаларны хуплый да беләләр.
Аландагы укулар барышында яхшы укучыларга билетлар рәвешендә кәгазьләр тапшырылган. Уку ахырында һәр бала мәчет кибетеннән әлеге кәгазьләрне үзенә охшаган әйберләргә алмаштыра ала. Иң яхшы укучыларның берсе Идел Латыйпов, кулындагы кәгазьләрнең саны күплегенә үзе дә гаҗәпләнә: “Аларның саны 50дән артык бит”.
Менә кайда икән ул хикмәтле белем җимешләре! Бүләкләрнең төрлелегеннән Идел бер мизгелгә югалып калуына карамастан, малайның кулы беренче булып китапка сузылды, чөнки максатлары да бит – дини белем алу.