Әфганстанда халык хозурына тәкъдим ителгән яңа Коръән китабы тарихи казаныш дип бәяләнде.
Озынлыгы 2 метр 28 сантиметр, киңлеге 1 метр 55 сантиметр зурлыктагы Коръән китабын проектның өлкән каллиграфы Мөхәммәт Сабир Хәдри үзенең тугыз шәкерте белән биш ел буе әзерләгән.
Хәдри “Азатлык радиосы”на бу хезмәтне үз тормышындагы иң кыен, әмма саваплы гамәл дип атады.
“Бу ниятнең этәргече Алла юлына якынрак булу иде. Моңа ирешү өчен мин бар җаным-күңелем белән тырыштым. Изге китап өчен бу каллиграфияләрне язу тормышымдагы иң зур сынау булды”, - диде Хәдри.
Әфганстан Хаҗ һәм дини мәсьәләләр министрылыгы китапны дөньядагы иң зур Коръән басмасы дип игълан итте.
Һәр сәхифәсендә Коръән аятьләре төрле төстәге миллионнарча вак нокталар белән ясалган бизәкләр арасына алтын белән язылган.
Ярты миллион долларга төшкән, ярты тонна авырлыктагы китапның тукыма һәм кәгазьдән әзерләнгән 218 битен 21 кәҗә тиресе белән ясалган тышлык саклый.
Акчаны илнең төньягындагы шыгый азчылык башлыгы Әлһәҗ Сәет Надири биргән. Типография эше Төркиядә башкарылган.
Илнең төрле төбәкләреннән зур тантанага җыелган вәкилләр дөньяның иң зур Коръән китабын күреп шаккатты.
Парламентның өлкән пулаты башлыгы Фазылһади Мөслимьяр бу Коръәнне тарихи казаныш дип бәяләде.
“Коръән бер генә була, һәм дөньядагы иң зурысының Әфганстанда булуы аны әфган халкына бүләк иткән шушы яшьләрнең нык тырышуы нәтиҗәсе. Бүген Әфганстан мөселманнары дөньяга тагын бер мәртәбә Коръәннең ни кадәр кыйммәтле булуын күрсәтте, без үзебезгә бер хатирә итү өчен аңа мөмкинлекләребезне кызганмадык”, диде Мөслимьяр.
Шулай итеп Татарстан мөселманнары әле ноябрь аенда гына иң зур Коръән дип, тәкъбир әйтеп ачкан яшел тышлы китап икенче урынга калды. Аның озынлыгы ике метр, киңлеге метр ярым.
Татарстан мөфтие Илдус Фәиз Кол Шәриф мәчетендә китапны ачу тантанасында бу Коръәннең Гиннесc рекордлар китабына керерлек дәрәҗәдә зур булуын әйткән иде. Хәер, Казандагы китап әле дә дөньядагы иң авыр Коръән басмасы булып кала. Ул Кабулдагысыннан 300 килограмга авырырак. Казандагы Коръән китабының күпмегә төшкәне әйтелмәде.