Мәскәүдә 4 февраль көнне режимны яклап һәм “Гадел сайлауларга” чакырган ике төрле урам җыены узды. Сайлауда намзәт Владимир Путинга каршы тавыш бирергә чакырган оппозиция тарафдарлары Сазлык мәйданында, Путинны яклаучылар Тәүбә тавында җыелды.
Полициягә ышансаң, Путинны яклап җыелганнарның саны 138 меңләп булган. Алдан 80 меңләп кеше җыелыр дип көтелгән иде. Русия хакимиятләренең үзенә кирәкле саннарны арттырып, оппозициянекен киметү гадәтен истә тотканда, кемгә ышанырга дигән сорау туа.
Полиция декабрьнең 10да булган урам җыенында 25 мең кеше катнашты дип хәбәр итте. Күзәтүчеләр бу санның 70 мең булуын белдерде. Шулай ук декабрьнең 24дә оппозиция җыенында, полиция мәгълүматларына караганда, 28 мең кеше катнашкан булса, бәйсез чыганаклар анда 100 меңгә кадәр кеше катнашкан булырга мөмкин дип хәбәр итте.
Азатлык радиосының рус редакциясе хәбәрчесе Ирина Чевтаевага Тәүбә тавына бару өчен 500 сум тәкъдим иткәннәр.
Тагын үзе кебек 67 кеше автобус белән Путинны яклау җыенына китерелгәч, аларның кулларына “Хаоска – юк, Путинга – әйе!” дигән шигарләр тоттырганнар.
Җыен алдыннан Максим исемле бер егет аңа җылы итеп киенеп, үзе белән паспорт алып килергә кушкан, барысы да тәртиптә булачак, дип ышандырган.
Интернетта тагын шундый мисалларны табып була. Бер ир кешенең җыенда катнашучыларга берәр мең сум түләгәнен төшергән видео да бар:
Мәскәү өлкәсенең Зеленоград шәһәрендә шимбә көнне Мәскәүдә Владимир Путинны яклап оештырылган чарага укытучыларны җыеп алып килүдән баш тарткан мәгариф үзәге башлыгы Елена Травина эшеннән алынган.
"Новая газета" язуынча, Травинаны урыныннан үз теләге белән китү турында гаризага кул куйдыртканнар.
Интернетта дәүләт оешмаларда эшләүчеләрне Путинны яклау җыенына барырга мәҗбүр итәләр дигән язмалар чыккач, Путинның матбугат вәкиле Дмитрий Песков моны кире какты.
«Бүгенге көндә беркемне дә урам җыенында катнашырга мәҗбүр итеп булмый. Киңәш итеп яки чакырып була, әмма аларның барасылары килмәсә, бармый», диде Песков.
Азатлык хәбәрчеләре Тәүбә тавында Путинны яклаучыларның саны 15 меңнән артмады дип хәбәр итте. Оппозиция җыенында, полиция хәбәрләренә караганда, 40 меңләп кеше җыелды.
Оппозиция җитәкчесе Владимир Рыжков исә, Сазлык мәйданына 120 меңләп кеше чыкты, ди.
“Путин сәяси реформалар турында сөйләшергә дә теләми дигән хис калды. “Реформалар таләп итәсезме? Урамга чыгыгыз. Әмма реформалар кирәген күрмәгән кешеләр дә чыга, алар сездән күбрәк” диде кебек. Шуңа күрә менә урам җыенын оештыручылар салкыннарга карамастан, кеше күп чыкты дип куанса да, мин куанырга бер сәбәп тә күрмим. Путин, өметләнмәгез дә, гадел сайлау да, сәяси реформа да булмаячак, диде”, дип сөйләде Рыжков Азатлык радиосына.