10 гыйнварда АКШ Русиянең нефть-газ тармагына һәм соры флот көймәләренә каршы чикләүләр керткәннән соң, Кытай белән Русия ярларында нефть ташучы кимендә 65 йөк көймәсе туктап калган. Бу хакта көймәләрне күзәтеп торучы сервисларга сылтама белән Reuters яза.
Биш көймә Кытай портында, җидесе — Сингапур ярларында, калганнары Русиянең Балтыйк диңгезе һәм Ерак Көнчыгыш ярларында уза алмыйча туктап тора, диелә.
Бүген, 14 гыйнварда Bloomberg Кытайның Көнчыгыш яр буенда Сары диңгез суларында Русиянең 10 гыйнварда Америка чикләүләренә эләккән, нефть төягән өч танкеры туктап калуы турында хәбәр итте.
Алар барысы да Приморье өлкәсенең Находка шәһәренә якын Козьмино портыннан кузгалган. Соңрак агентлык Америка чикләүләренә эләккән Русия нефть танкерларын Һиндстан хакимиятләре дә кабул итүдән баш тартачак, дип җиткерде.
- 10 гыйнварда АКШ финанс министрлыгы чираттагы зур чикләүләр җыелмасы турында игълан иткән иде. Чикләүләр "Сургутнефтегаз" һәм "Газпром нефть" ширкәтләренә, шулай ук Русиянең соры флотындагы 183 көймәгә кагылды: нефтьне бер мичкәсе өчен 60 доллардан сату чикләве кертелсә дә, алар аны кыйбатрак сата.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум