Курски өлкәсендә Төньяк Кореянең 300дән артык хәрбие һәлак булган. Бу хакта Көньяк Корея күзләвенә сылтама белән Yonhap хәбәр итә.
Төньяк Корея солдатларыннан торган хәрби бүлекчәнең югалтулары өч меңләп кешене тәшкил итә, шуларның 2700е — яралы, дип бәяли күзләү.
Декабрьдә Көньяк Корея күзләве Курски өлкәсендә Төньяк Кореянең 100ләп хәрбие үлгән, меңләп хәрбие яраланган, дип җиткергән иде.
Шулай ук күзләү Төньяк Кореянең ике хәрбие әсирлеккә төшүен раслый, моңа кадәр бу хакта Украина президенты Владимир Зеленский да әйткән иде. Алар икесе дә Күзләү баш идарәсендә хезмәт иткән диелә.
Берничә көн элек Украина президенты Курски өлкәсендә әсирлеккә алынулары әйтелгән әлеге ике солдаттан сорау алулар вакытында төшерелгән фотоларны чыгарган иде. Берсенең үзе белән Тувада яшәүче Антонин Аранчын исеменә бирелгән хәрби билеты булган. Русиянең сугышта Төньк Корея солдатларын катнаштыруны яшерүе, аларга ялган исемнәр белән таныклыклар бирүе турында моңа кадәр дә медиада хәбәрләр күренгән иде.
Кичә, 12 гыйнварда чыгарган кичке мөрәҗәгатендә Зеленский тәкъдим белән чыкты: Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын украин әсирләре белән алмашуны оештырса, аңа әсир төшкән ике төньяк кореялене тапшырырга әзер булуын әйтте.
Шулай ук Украина президенты әсирләрдән сорау алу видеоларын чыгарды. Аларның берсе Украинага каршы сугышырга барачагын белмәвен әйтә. Хәрби җитәкчеләре аларга моны хәрби әзерлекләр генә дип аңлаткан. Икенчесе исә гаиләм бар, әмма кайда булуымны белмимләр ди. Төньяк Кореягә кире кайтасыгыз киләме дигәч, берсе ризалаша, икенчесе Украинада яшәргә теләвен әйтә.
- Көнбатыш күзләүләре ышандыруынчы, Русиягә сугышта катнаштыру өчен Төньк Кореядән 10 меңләп хәрби китерелгән булуы бар. Алар арасында югалтулар йөзләгән, хәтта меңләгән кеше дип бәяләнә, әмма моңа бәйсез дәлилләр юк.
- Украина президенты Владимир Зеленский "Төньяк Кореянең Украинага каршы сугышта катнашуына дәлилләр булмасын өчен Русия хәрбиләре һәм Төньк Кореядән башка солдатлар яраланганнарны гадәттә үтерә", дип ышандыра.
- Мәскәү белән Пһеньянда Төньк Корея хәрбиләреннең Украинага каршы сугышта катнашуын расламадылар да, кире дә какмадылар.
- Украинадагы сугышта Төньяк Корея ачыктан-ачык Мәскәүне хуплый һәм Украинадан аннексияләнгән җирләрне Русиянеке дип таный. Июньдә Мәскәү белән Пһеньян стратегик хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Ул, шул исәптән, килешүдәге илнең берәрсенә карата агрессия булса, үзара бурычларны, хәрби өлкәдә хезмәттәшлек мөмкинлеген күз уңында тота.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум