Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты җыелышында, бу телеканал хакында ТНВ корпорациясе башлыгы Илшат Әминов хисап тотты.
Үз чыгышын ул яңа корылачак телеканалның нинди максаттан чыгып корылачагын әйтеп, татар телендә башлады.
Бу телеканалның иң беренче вазифасы – Татарстаннан читтә яшәгән бөтен татарларны берләштерү һәм татар рухын, татар милләтен, татар мәдәниятен үстерү, дип белдерде Илшат Әминов.
Телеканал Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән чит илләрдәге татарларның теләкләрен тормышка ашыру кысасында ачыла, дип чыгышын рус телендә дәвам итте ул.
Әминов сүзләренә караганда, чит илләрдә яшәүче татарлар татар телендә спектакльләр, концертлар, әдәби-драматик һәм татар халкының тарихын чагылдырган тапшырулар күрсәтелүен сорыйлар.
“ТНВ-Планета” тапшырулары өч өлештән торачак
Бу телеканал өч төп өлештән торачак, дип белдерде Әминов. Аның беренчесе мәгълүмат блогыннан гыйбарәт булачак. Анда яңалыклар татар телендә дә, рус телендә дә тигез күләмдә булачак. Яңалыклар мәдәният, икътисад, сәясәт һәм социаль тормыштагы позитив күренешләрне яктыртуга басым ясаячак. Яңалыклар көнгә 4 тапкыр эфирга чыгачак.
Икенче блог балаларга багышланачак. Бу өлеш тулысынча татар телендә булачак. Монда “мин татарча сөйләшәм” дигән татар теленә өйрәтә торган тапшыруларга басым ясалачак.
Өченче блогка килгәндә исә, анысы музыкаль-әдәби тапшырулар дип аталачак. Анда концертлар, спектакльләр, әдәби-драматик композицияләр тәкъдим ителәчәк.
Тапшырулар төрле төбәкләрдәге һәм якын чит илләрдәге сәгать поясларын да күздә тотып эшләнәчәк. Безне хәйран кеше карый, аларның саны Русиядә генә дә 5 миллион 335 мең кеше чамасы. Моны мин түгел, “ТВ-индекс плюс” уздырган сораштырулар күрсәтә, дип белдерде ул.
Аның сүзләренчә, яңа телеканалда һәр көнне “Татарлар” тапшыруы күрсәтеләчәк. Бу програм республика читендә яшәүче татарлар тормышына багышланачак. Шулай ук аерым тапшыру буларак элеккеге спектакльләр күрсәтеләчәк. Безнең 10 мең сәгаттән артык күләмле архивыбыз бар. Әмма кызганыч, яңа спектакльләребез бик аз, дип белдерде ул.
Безнең тапшырулар өчен уйланылган планнарыбыз бик күп иде, әмма безгә бирелгән бюджет бу планнарны тормышка ашырырга җитәрлек түгел. Башта башларга кирәк, аннан соң алга таба ул планнарны да тормышка ашырып булыр, дип чыгышын йомгаклады корпорация башлыгы.
Толерантлык турында сөйләшү
Аннан сорауларга күчелде. Әлеге телеканалның читтәге татарларны максат итеп алуы Качалов исемендәге рус зур драма театр директоры Александр Славутскийга охшап бетмәгән булса кирәк, ул, республикадагы халыкның толерантлыгын искәртүне кирәк дип тапты. Аның сүзләренчә, яңа каналда рус мәдәниятен дә күрсәтү зарур.
Шушы урында сүзгә депутат Туфан Миңнуллин кушылды. "Сез, Славуткий әфәнде, толерантлык турында әйткән буласыз булуын, әмма Качалов театрында бер генә татар драматургының да әсәре куелганы юк бит. Толерантлык турында әйтер алдыннан ни өчен монысын уйламыйсыз?" дигән соравын юнәлтте.
Славутский бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмады. Аның каравы, икенче бер сорау калкып чыкты.
"Нәрсә, әллә Камал театрында рус драматургларының әсәрләре куеламы әллә?" дип сорауга сорау белән җавап бирүне кулай күрде ул.
Аның бу соравына комитет утырышын алып барган Разил Вәлиев, "Камал театрында Чехов, Островский әсәрләре һәр елны куела, татар театрларында рус классикасы җитәрлек, әмма рус театрларында татар драматурглары әсәрләрен ни өчендер күреп булмый", дип, бәхәсне кызган урынында туктатып калды.
Илшат Әминовка бу телеканал белән бәйле буларак сораулар күп булды. Бар кешедә яңа каналның эшчәнлеге кызыксыну уятты. Депутат Туфан Миңнуллин исә, "ТНВ-Планета"ның финанслану ягы белән кызыксынды.
“250 миллион сорадык, 136 миллион бирделәр”
Канал тулы көченә эшләсен өчен күпмерәк акча кирәк булачак, дип Әминовка туры соравын җиткерде ул.
Корпорация башлыгы сүзләренчә, телеканалның эшен башлап җибәрү өчен 250 миллион сум акча соралган булган. Әмма моның 136 миллион сумы гына бирелгән.
Бу сумманың яртысыннан күбрәге техник чараларга тотылачак. Бер өлеше иярчен чыгымнарына китәчәк. Планнар бик зур. Берничә дистә програм эшләргә уйланыла.
Әминов фикеренчә, хәзерге “Яңа Гасыр” телеканалы белән яңа “ТНВ-Планета” каналы икесе бергә яшәячәк. Хәтта яңалыклар эшләнгәндә дә бергәләп эш алып барылачак. Киләчәктә “Россия 1, “Россия 2”, “Культура” телеканаллары кебек “Яңа Гасыр 1”, “Яңа Гасыр-мәдәният” дигән исем астында мөстәкыйль канал булырга тиеш. Чөнки яңа каналның вазифасы бөтенләй икенче, дип белдерде Әминов.