Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Азатлык” радиосы белән 50 ел (12)



Йомгаклау

Вакытлар уза торды, дөньядагы һәм илдәге вәзгыять бик нык үзгәрде. Моннан 20 ел элек СССР таркалды, КПСС коелып төште. Казанда республика онкология хастаханәсе артында күккә калкып торган, чит ит радиолары тапшыруларын армый-талмый шытырдатып торучы “глушитель” дип аталган тимер баганаларны да аудардылар. Кыска дулкыннарда кабул итә торган радиоалгычлар, ниһаять, иркен сулыш алды. Без, “Азатлык”ны, “Свобода”ны һәм киң мәгълүмат бирә торган башка радиоларны иркенләп тыңлый башладык, районыбызда алдынгы карашлы интеллигенция вәкилләре белән “Азатлык” турында курыкмыйча сөйләшү мөмкинлеге ачылды. Дөрес, моннан алда ук, СССРда идарә дилбегәсен үз кулына алган Горбачев “хәбәрдардык кранын” тулы көчкә ачып куйганнан соң, информацион кытлыгы кимегән иде дияргә була. “Татарстан” радиосы “суверинитет” дип курыкмыйча сөйләде, гәҗит-журналлар да “Азатлык” турында яза башлады. Хәтта кайбер газеталар “Азатлык” дулкыннарын һәм аның эфирга чыгу расписаниесен дә даими пропагандаладылар. Без, озак еллар дәвамында ышанычлы мәгълүмат чыганагы булып килгән “Азатлык”тан аерылмадык, киресенчә кыска дулкыннарда аны тыңлаучылар саны артты. Ул елларда “Азатлык”ны ябалар икән, кирәге бетте дигән гайбәтләр дә йөрде. Әмма “Азатлык” бетмәде. Киресенчә, ул яңа сулыш алды. Ул үзенең тапшырулар вакытын бер сәгатькә җиткерде. Информацион диапазон шактый киңәйде. “Азатлык”ның Татарстанда һәм Русиянең татарлар күпләп яшәгән башка төбәкләрендә өр-яңа хәбәрчеләре барлыкка килде. “Азатлыгыбыз”га яңа сулыш өрелде.

2000нче елларда татар халкы өчен информацион мәйданда FM радиостанцияләр баш калкытты. Шул исәптән, Татарстанның барлык районнарында да канат җәя алган “Яңа гасыр” радиосы иртәнге якта 5 белән 6, кич белән 7 белән 8 сәгатьләр аралыгында “Азатлык”ны да трансляцияли башлады. Халык кабат радиога ябышты, “Азатлык”ны көтеп ала торган булды. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр күңеленә бу бик хуш килде. Күпләп очрашу урыннарында, шул исәптән мәчетләргә җыелган намаз картлары арасында да “Азатлык” тапшыруларын анализлау модага кереп китте. Бу елларда Интернет тамыр җәя башлады. Авыл мәктәпләрендә һәм райондагы оешмаларында “Азатлык”ның интернет сәхифәсе өр-яңа мәгълүмат чыганагына әйләнде. Районыбызның яшьләре һәм алдынгы карашлы интеллигенция вәкилләре “Азатлык” тапшыруларының MP3 форматындагы язмасын CD дискларына күчереп алып, аны автомобиль уйнаткычлары аша юлда йөргәндә тыңлау вариантын да киң куллана башлады.

Рәсәй мөнбәренә Путин килгәч, ул пошаманга төште. “Шешәдән чыгарылган җен”не кабат үз урынына кертеп ябу мөмкин булмаса да, ул булдыра алган кадәр тырышты. Татар матбугаты куркып калды. Русия буйлап “Азатлык”ны, “Свобода”ны һәм башка шуның ише чит ил радиолларын трансляцияләү туктатылды. 2006 елда 60ка якын станциянең мондый эшчәнлек алып бара торган лицензиясе алынды. Шул исәптән, “Яңа гасыр”ныкы да. Халык, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, аптырап калды. “Азыгы” тартып алынган халык радиога, мабугатка мөрәҗәгать итте. “Яңа гасыр” башлыгы Илнур әфәнде моны “Без күңел ачу каналы. “Азатлык” безнең тапшырулар форматына туры килми. “Азатлык”ны трансляцияләү сәгате башлануга безнең рейтинг кисәк кими” дип аңлатырга тырышты. Дөрес, тагын бер ел дәвамында “ЯГ” көн саен 20 шәр минут “Азатлык” тапшыруларына кыскача дайджест биреп барды. Аннары кранны бөтенләй ябып куйды. Шулай итеп, өлкән яшьтәгеләрнең азыгы киселде.

Аның каравы “Азатлык” Интернет порталында киң колач җәйде. “Азатлык”ка яшьләр агылды. Авылларда һәр йортка Интернет керә башлагач, бу мөмкинлек тагын да киңәйде. Хәзер “Азатлык” тапшыруларын тулаем да, өлешләп тематикалап тә сәхифәдә укырга, Интернетта аша тыңларга, флешкага күчереп алырга мөмкинлек туды. Сәхифәдә мультимедия колач алды. Автомобиль уйнаткычлары флешкага тоташтырылу мөмкинлеген алгач, эш тагын да җайга салынды. “Азатлык” Интернетның в контакте, фейсбук, чыпчык (твиттер), подкаст һәм башка мөмкинлекләрен киң куллана башлады. “Азатлык”ны үз иткән өлкән яшьтәгеләр өчен иң ышанычлы чыганакларның берсе булып “Азатлык” партнеры “Безнең гәҗит” калды. Радионы алмаштыра алмаса да, баш редактор Илфат әфәнде “Азатлык” куырган кайбер темаларны әлегә яктыртып килә. Өлкән яшьтәгеләр кабат кыска дулкынлы радиоларга кайтырга омтылып карадылар. Әмма проблемнар калды. Иске “ВЭФ”лар, “Океан”нар сафтан чыккан, кибетләрдә сатыла торган кыска дулкынлы дип саналган арзанлы кытай радиолары “Азатлык”ны тота алмый. Дулкыннарны чиста кабул итә торган, АКШта, Германиядә яки Япониядә эшләнгән кыска дулкынлы “GRUNDIG”, “HYUNDAI” радиоалгычларына “теш үтми”. Алар ике айлык пенсия акчасын сорыйлар. Өлкәннәр Интернет белән дә дус түгел, өстәмәсенә өйдәге интернет яшьләрдә бик бушамый. Кыенлыклар булуга карамастан, “Азатлык” радиосы татар халкының ышанычлы дусты, киңәшчесе булып кала бирә.

Рәфхәт Зарипов
Татарстан, Балтач районы Түнтәр авылы
XS
SM
MD
LG