Рөстәм Миңнеханов Чаллының оешма, ширкәт җитәкчеләре, депутатлар белән Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында очрашты. Сөйләшү бер сәгатькә якын барды. Башта Чаллының алдынгы ширкәтләре хакында кыска кино күрсәтелде, аннан чыгышлар башланды.
Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев Татарстанга Русия казнасыннан мөһим төзелешләр өчен акча бирелүен, акчаларның Чаллы икътисадының алга китешенә ярдәм итүен ассызыклады. Ул шулай ук Чаллыдагы 393 мең сайлаучының 4 мартта булачак президент өчен тавыш бирүләренә ышануын әйтте.
КамАЗ ширкәте җитәкчесе Сергей Когогин 2 миллионынчы машина чыгуын искә алып “Безнең бер Камаз машинасы хәзер 60 мең доллар чамасы тора. Чаллы, Татарстан казнасына керткән акчаларыбызны санап карагыз”, диде. Ләкин үзе конкрет саннар китермәде. Когогин шулай ук Чаллыда югары белем бирү дәрәҗәсенең түбән булуына аерым тукталды.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов өч минут чамасы чыгыш ясады.
“Безнең алда дәүләт башлыгын сайлау тора. Сәяси активлык, күп фикерлелек вакыты. Социаль челтәр аша кайвакыт дөреслеккә туры килмәгән хәбәрләр дә тарала. Безнең ни өчен алга бара алуыбызның сәбәпләрен аңларга кирәк. Бездә аңлаешлы максатлар, аларны хәл итә алырлык тотрыклылык бар.
Бер генә инкыйлаб та ил өчен, аның кешеләре өчен, аерым төркемнәрдән кала, файда китермәде. Сазлык мәйданындагы [Мәскәүдәге] һәм башка мәйданнарда ризасызлык белдерүчеләр белән дә ризалашырга була. Без үзгәрергә тиеш. Без җитди рәвештә үзгәрәбез дә. Дәүләт төзелешен дә үзгәртәбез. Ләкин болар җимерү, ярсу халәтендә эшләнергә тиеш түгел.
Мин агитация белән шөгыльләнергә җыенмыйм. Һәркем үз кыйбласын сайларга тиеш. Без тотрыклылык, килешеп яшәү ягында. Алдыбызга куйган бурычлар республика эчендә, федераль югарылыкта аңлашу тапканда гына үтәлер”, диде президент үз чыгышында.
Миңнеханов белән очрашуга килүчеләр көчәйтелгән саклык чараларына да тап булды. Килүчеләр беренче тапкыр махсус тикшергеч куелган ишек аша уздылар. Кешеләрнең кулларында булган букчаларын ачтырып, тикшереп керттеләр.

Һәркем үз кыйбласын сайларга тиеш. Без тотрыклылык ягында