Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәнзил Әхмәтшин эше тикшерүгә кире кайтарылды


Фәнзил Әхмәтшин Сомалига мөселманнарга ярдәм итү өчен барган иде
Фәнзил Әхмәтшин Сомалига мөселманнарга ярдәм итү өчен барган иде

Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты әгъзасы Фәнзил Әхмәтшинга бәйле мәхкәмә утырышы 25 майга күчерелде. Ул сак астында кала.


Бүген Уфада Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты әгъзасы Фәнзил Әхмәтшинга карата чираттагы мәхкәмә утырышы узды. “Мирас” яшьләр оешмасы җитәкчесе Илшат Гатиятуллин әйтүенчә, җинаять эше киредән тикшерүгә кайтарылган һәм утырыш 25 майга күчерелгән.

“Алар анда көннәрне бутаганнар. Фәнзил 25 декабрьдә киткән һәм 28 кайткан дип язганнар. Ул вакытта ул бит инде бер ай утыра иде. Прокурор кып-кызыл булып утырды. Эшнең чиле-пешле булуы сәбәпле кире кайтардылар, тикшерүнең бернинди дәлилләре юк”, ди ул.

Мәхкәмә утырышына хәтта шәһитләр дә килеп тормаган.

Фәнзил Әхмәтшин Сомали мөселманнарына ярдәм итеп кайтканда Уфа һава аланында кулга алынган иде. Полиция һәм Башкортстан иминлек оешмалары вәкилләре аңлатуынча, аның сумкасында әфьюн табылган. Ләкин моны башкорт милли оешмалары явыз ният белән оештырылган хөсетлек дип саный.

Әхмәтшин бүген дә сак астында кала. Аны яклап Уфада инде берничә пикет та узды, мөрәҗәгатьләр язылды.
XS
SM
MD
LG