Тольятти, Самар һәм Ижауда хөкем ителгән "Баймак эше"нең тугыз фигуранты хөкем карарларын шикаять иткән.
Дүрт ел колониягә хөкем ителгән Миңзия Әдъгамова Самар өлкә мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Мәхкәмә сайтындагы эш турында мәгълүматка караганда, утырыш 9 апрельгә билгеләнгән. Мәхкәмә Әдъгамовага бирелгән җәзаны кичектереп торды, чөнки аның балаларына әле 14 яшь тулмаган. 27 гыйнварда хөкем карары игълан ителгәннән соң, хатынның чикләү чарасын үзгәртеп, читкә чыкмау турында имза алганнар һәм иреккә чыгарганнар.
Әдъгамова "Баймак эше"ндә изоляторга утыртылмыйча, йорт сагы бирелгән бердәнбер кеше иде.
Халит Ишкуәтов (Тольятти үзәк мәхкәмәсе 5,5 елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте), Илфат Ишморатов һәм Закир Колахмәтов (4,5 елга) шулай ук Самар өлкә мәхкәмәсенә хөкем карарларын шикаять иткән. Утырыш 10 апрельдә булачак.
Илнар Асылгуҗин, Айгиз Ишмурзин һәм Рафил Үтәбаев (Ижау шәһәрендәге мәхкәмә 8,5 ел колониягә хөкем итте), Фәнүр Хажин (6 ел) һәм Фәнгиз Шәрифгалиев (5,5 ел) Удмуртия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Шикаятьне 10 апрельдә караячаклар.
Әлеге вакытта бары тик Илшат Ульябаевның гына хөкем карары гамәлгә керде. Былтыр җәй Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте. Бер адвокат "Баймак эше" белән бәйле "мәхкәмәләрнең барысы да Илшат Ульябаевның мәхкәмәсе сценариесе белән узачак", дип әйткән иде. Хакимият вәкиленә карата гомергә яки сәламәтлеккә куркыныч тудырырдай көч куллану маддәсе (Җинаять кодексының 318нче маддәсе, 2нче өлеше) нигезендә гаепләнүче бердәнбер фигурант булды. Моннан тыш Ульябаевны "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" (Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше) да гаепләделәр.
5 апрельгә булган мәгълүматка караганда, "Баймак эше" фигурантларының 34енә хөкем карарлары чыкты.
"Баймак эше"
2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 90га якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.
Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 2024 елның 17 июлендә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум