Агымдагы елда Новосибирски татар оешмалары, төрле грантлар бәйгеләрендә катнашып, уңышка ирештеләр. Агымдагы елда җиде төрле юнәлештә эш алып барылырга, проектларны тормышка ашыру өчен дәүләт бюджетыннан Өлкә татар мәдәният үзәгенә бер миллион сум акча бирелергә тиеш.
Мәгълүм булганча, Новосибирскида 1990 елдан бирле Өлкә татар мәдәният үзәге һәм 2000 елдан - Өлкә милли мәдәни мохтарияте эшләп килә. Татар оешмалары активистлары көче белән төрле бәйрәмнәр, бәйгеләр, фестивальләр, конфернцияләр һәм башка төрле чаралар үткәрелә. Шунысы игътибарга лаек, чараларның кайберләре төбәкара һәм халыкара күләмдә була.
Өлкәдә оештырылган грантлар бәйгесендә катнашу
Башка төбәкләрдәге кебек, Новосибирскида да узган елларда оештырылган чараларның финанс яклары, асылда, химаячылар ярдәме белән хәл ителә, дәүләт ягыннан ярдәм бик аз дәрәҗәдә була иде. “Быел эш бөтенләй башкача. Без җиде төрле юнәлештәге эш проекты белән грантлар бәйгесендә катнаштык һәм җиңүгә ирештек. Безнең эшебездә быел дәүләт ярдәме зур булачак”, ди Өлкә татар мәдәният үзәге директоры Рауза Тихомирова.
Җиңүгә ирешкән проектлар
- Безнең беренче проектыбыз - “Әти, әни һәм мин – бик матур бер гаилә” дип атала. Ул апрель аенда оештырылачак, дип санап китте уңышка ирешкән проектларны.
- Икенче проектыбыз – Новосибирски татарлары турында китап чыгару. Китапны Мөдәрис Абакиров әзерли. Инде китап әзер, акча бирелүгә, нәшер итү эшенә керешәбез.
- Өченче проект буенча “Гаилә - милләтнең йөзе” дигән чара үткәрергә ниятлибез. Без анда төбәктә булган иң тату, иң күркәм татар гаиләләрен күрсәтәчәкбез. Бу чараны без сентябрь аенда “Себер татар яшьләре фестивале” кысаларында үткәрергә ниятлибез.
- Дүртенче проектта 20-23 сентябрь көннәрендә Кәрим Тинчурин театрының Новосибирски төбәге буенча гастрольләре каралган. Театр җитәкчелеге белән инде сөйләштек. Театр билгеләнгән вакытта килер, дип өметләнәбез.
- Бишенче проект “Параллель” дип атала. Безнең “Ләйсән” ансамбле концертлар белән Казакъстанга барачак 14-15 апрель көннәрендә - Семей һәм Усть-Каменогорски шәһәрләрендә концерт куячакбыз. Аннары Семейнең “Иртыш моңнары” ансамбле 20-22 апрель көннәрендә Новосибирски өлкәсенең татар авылларында гастрольләр белән булачак.
- Алтынчы проект буенча “Себер чәйханәсе” дип исемләнгән төрки халыклар фестивален уздыру каралган. Мондый фестивальне без инде алдагы елларда оештырган идек, быел бишенче мәртәбә оештырылачак. Уздыру вакыты - 24-27 ноябрьгә билгеләнгән.
- Җиденче проект “Сабантуй дусларны җыя” дип атала. Аның буенча Кыштовка районында өлкә сабантуе үткәрү каралган. Бу проектта Новосибирски шәһәрендә һәм төбәкнең башка авыл-районнарында да сабантуйлар үткәрү каралган, ди Рауза Тихомирова.
Рауза ханым санап киткән проектларны тормышка ашыру өчен дәүләт бюджетыннан бер миллион сумга якын акча бирелергә тиешлеге турында бәян итте.
Башка оешмаларга дәүләт ярдәме юк дәрәҗәдә
“Башка оешмаларга да шундый ярдәм буламы” дигән сорауга Рауза ханым “Юк, алар иҗтимагый оешма, ә без дәүләт карамагында торабыз. Аннары без үзебезнең эшли белгәнебезне күрсәттек, акчаны кирәкмәгәнгә тотмаганыбызны исбат иттек. Өлкә җитәкчелеге безнең эшне күрде, безгә ышана. Шул сәбәпледер инде, хәзер безгә ярдәм күбрәк күрсәтелә башланды,” – ди Рауза ханым.
Өлкә татар милли мәдәни мохтарияте дә грантлар бәйгесендә уңышка иреште
Рауза ханым Өлкә татар милли мәдәни мохтариятенең дә милли оешмалар бәйгесендә катнашып, уңышка ирешүе турында әйтте. “Автономиягә 28-30 сентябрьдә узачак “Себер татар яшьләре форумы” үткәрү өчен 100 мең сум акча биреләчәк, “ ди Рауза ханым.
Өр-яңа проект - “Татар авыллары бәйгесе”
Санап киткән проектлардан тыш Рауза ханым әлегә кадәр бер төрле бәйгедә дә катнашмаган өр-яңа проект өстендә эшли башлаулары турында сөйләде. Бу проект - “Татар авыллары бәйгесе” проекты. Әле проект әзер түгел. Әзер булгач, өлкә җитәкчелегнә күрсәтеп, финанслау мәсьәләсе каралачак.
Соңгы вакытта булып узган чаралар
Рауза ханым күптән түгел булып узган чараларга да тукталды. Новосибирскида Өлкә татар мәдәният үзәге һәм Өлкә татар милли мәдәни мохтарияте активистлары көче белән 8 мартта хатын-кызлар хөрмәтенә ял кичәсе, 22 мартта “Нәүрүз” бәйрәме, 25 мартта “Русиянең мәдәният хезмәткәрләре көне” уңаеннан бәйрәм кичәсе, 1 апрельдә “Татар кызы бәйгесе” оештырылган. Аннан тыш Өлкә татар мәдәният үзәге активистлары өлкә һәм шәһәр күләмендә оештырылган милләтара чараларда катнашканнар. Чараларның кайберләрендә өлкә губернаторы Василий Юрченко, Өлкә мәдәният министры Наталья Ярословцева да булган.
Татарлар башка милләтләрне берләштереп торалар
“Эшләсәң, эш күп. Тик торырга вакыт юк”, ди Рауза ханым. “Көзгә кадәр әле вакыт күп булса да, инде “Себер чәйханәсе” проекты өстендә эш башлыйбыз, төрки оешмалар вәкилләрен җыеп, алда торган эшләрне билгелибез,” ди Рауза ханым.
“Башка милли оешмалар, оештыру эшләрендә катнашсалар да, җаваплылыкны өсләренә алырга куркалар. Безгә ышаналар. Без алар белән бергә эшлибез. Бергә булганда гына эш алга бара. Мин әйтер идем – Новосибирски татарлары төбәктә булган милләтләрне берләштереп торалар, дип”, ди Өлкә татар мәдәният үзәге мөдире Рауза Тихомирова.