Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Улымны үтерүдә катнашкан полиция хезмәткәрләрен йолып калырга телиләр”


Мәрьям Әхтәмова
Мәрьям Әхтәмова

Пенза өлкәсенең Каменски шәһәрендә үтерелгән Әнвәр Әхтәмовның әнисе җинаять эшенең дөрес тикшереләчәгенә шик белдерә.

Мәрьям Әхтәмова – 17 апрель көнне Пенза өлкәсенең Каменка шәһәрендә кыйнап үтерелгән Әнвәр Әхтәмовның әнисе. Мәрьям апа бу вәхшилеккә инде айга якын вакыт узып барса да, тикшерү эшенең алга китмәвенә бик борчыла. “Тикшерүчеләр бу эштә гаепле булган полиция хезмәткәрләрен йолып калырга тели”, ди Әхтәмова.

“Бу җинаять эшендә шәһәрдәге байларның балалары һәм шулай ук мэрның да туганы катнашкан булырга тиеш. Безнең Пензада “Молодой Ленинец” газеты чыга. Анда бу хәл турында мәкалә чыккан. Шунда мэр: “Ә полиция кайда булган соң?” дип белдергән. Ничек инде кайда булсын?! Полиция бу вәхшилекнең эчендә булган. Әнвәрне полиция чолгап алган түгәрәк эчендә кыйныйлар бит.

Газетларга минем исем китә. Алар: “Әнвәр хастаханәдә үлгән”, дип язып чыкты. Мин үзем шәһәрнең баш табибы белән очраштым. Аннан: “Улымны нинди хәлдә китерделәр?” дип сорадым. Ул: “Улыгызны үле килеш китерделәр”, дип җавап бирде.

Мин полициядән: “Нигә улыма ашыгыч ярдәм машинасы чакыртмадыгыз?” дип тә сорадым. Шәһәрнең полиция идарәсе башлыгы: “Без полицияне 40 минут көттек, килмәде”, дип җавап бирде. Баш табиб исә: “Полиция ашыгыч ярдәм машинасы чакыртмаган, алдашмасыннар” дип өздереп әйтте”, ди Әхтәмова.

Мэр да, тикшерү идарәсе дә аралашмаска тырыша

Бу вәхшилеккә каршы Каменка шәһәрендә дә, Әхтәмовларның туган авылы Кочалейкада да халык протест белдереп митингка чыккан иде. Каменка шәһәре башлыгы халык янына килеп әлеге хәл турында сөйләшүне кирәк санамаган.

“Без митингларга да чыктык. Хакимият башлыгы анда үзе килми, ә урынбасарлырын гына җибәрә. Алар без биргән бер генә сорауга да җавап бирмиләр, “Без бернәрсә дә белмибез” дип кенә әйтәләр”, ди Әхтәмова.

Мәрьям апа Русия тикшерү комитетының Пенза өлкәсендәге идарәсенә дә барган. Анда да аңа ачык чырай күрсәтмәгәннәр.

“Мин Пензага тикшерү идарәсенә үзем бардым. Хәзер эшебез өлкәдә инде. Анда утыручы миннән Әнвәрнең ул көнне кемнәр белән күңел ачканын гына сорады. Алар 18ләп кеше булган. Шул малайларның телефоннарын алды. Шуннан соң тагын Пензага тикшерүнең ничек баруын белешү өчен шалтыраткан идем, алар: “Әлегә кадәр малаегызның эшен безгә тапшырмадылар”, дип әйттеләр. Мин бик аптырадым. Чөнки районнан эшне өлкәгә тапшырдык дип әйткәннәр иде инде”, ди Әхтәмова.

Җинаятьне ике кеше өстенә генә аударырга тырышалар

Пензадан 75 чакрым ераклыктагы Каменка шәһәре зур түгел, анда 40 меңләп кеше яши. Мондый артык зур булмаган калаларда яшәүчеләр бер-берсен яхшы белә һәм гадәттә сер дә капчыкта ятмый. Мәрьям апа улы кыйнап үтерелгән көнне булган хәлләрне күрүчеләрдән дә, кеше аша да күп мәгълүмат ишеткән. Бу җинаятьнең башыннан ахырына хәтле полиция хезмәткәрләре гаепле һәм алар күп булган дип әйтә ул.

“Ул вакыйгада полициянең күп хезмәткәре катнашкан. Менә ике егетне тоткарладылар. Алар элек полициядә эшләгән булган, аннан соң шәһәр хакимиятендә эшләгәннәр. Хәзер шәһәрдә шундый сүзләр йөри, бу хәлдән соң шәһәр башлыгы янәсе улым үтерелгәнгә кадәр үк алар эштән китте дип фәрман чыгарган. Аларның берсе юрист булып эшләгән, берсе хакимияттә хуҗалык эшләре белән мәшгуль булган”, ди Әхтәмова.

Полиция өч машина белән килеп кыйный

Мәрьям апа сөйләвенчә, 17 апрель көнне Әнвәр Әхтәмов эшләгән ширкәт башлыгының туган көнен - 30 яшьлеген бәйрәм иткәннәр. Әхтәмов вафатыннан соң мәхкәмә-медицина тикшерүе аның канында бер генә грамм да хәмер булмавын әйткән. Бу бәйрәм тәмамланып Әхтәмов өенә кайтып барганда урамда сыра эчеп утырган тикшерүче Михаил Гришаков белән низаг килеп чыккан. “Әгәр балам Әнвәр бу Гришаковка кул күтәргән икән, нигә аны полиция хезмәткәрләрен чакырып кыйнап үтерергә, мәхкәмәгә биреп, гаепле икәнлеге ачыкланса, төрмәгә утыртырга була иде бит”, дип әйтә Әхтәмова.

“Хәзер Әнвәр кабердә ята, ә Гришаков үзен бу җинаятьтән йолып калмакчы була. Бөтенесе дә белә, булган хәл, бу низагтан соң Гришаков үзенең дусларын чакырткан. Полиция хезмәткәрләре кизү хезмәтенең (ППС) ике һәм юлда кизү хезмәтенең (ДПС) бер машинасы белән киләләр.

Минем улым ул вакытта өйгә кайтып барган булган инде. Тукталышка җитеп килгәннәр. Бу хакта аның белән бергә булган юлдашы сөйли. Шуннан Әнвәрне хәзер полициядә эшләүче Андрей Болдышев чакырып ала. Ул полициянең 6нчы бүлегендә эшли. Бу бүлек турыдан-туры Пензага карый. Шуннан Болдышев Әнвәрне алып китеп җыелышып торган полиция хезмәткәрләре арасына төртеп кертә. Әхтәм белән бергә булган юлдашы: “Нигә сез аны полиция хезмәткәрләре янында кыйныйсыз?” дип кычкырган. Алар: “Сиңа да кирәк мәллә?”, дип җавап биргән. Менә шушы хәлләрдән соң дөреслекне эзләп кара инде син”, ди Әхтәмова.

Әхтәмова, бу вәхшилектә күпләр катнашса да, бары тик ике егетне генә гаепле итәргә җыеналар, дип әйтә.

“Улым өйгә кайтып барганда аны Болдышев Андрей чакырып алган. Ул гаепләнүче булып та, шаһит булып та бармый. Ул полициянең алтынчы бүлегендә эшли”, ди Әхтәмова.

Русия тикшерү комитетының Пенза өлкәсе идарәсе сәхифәсендә әлеге хәл турында 19 апрельдә язылган мәгълүмат эленеп тора. Анда Әхтәмовның косыгына тончыгып үлүе һәм бер төркем ирләрнең “сәламәтлегенә зур зыян салып” кыйнавы турында гына әйтелгән. Җинаять эше ачылу турында да белдерелә.

Азатлык радиосы әлеге хәлне тикшерүнең ничек баруын белешү өчен Русия тикшерү комитетының Пенза өлкәсе идарәсенә мөрәҗәгать итте. Матбугат хезмәте башлыгы вазифаларын башкаручы Мария Орлова Әхтәмов белән булган хәлне тикшерүче хезмәткәр белән 15 май көнне элемтә урнаштырырга ярдәм итәчәген әйтте.

****
15 май көнне Азатлык радиосы Орлова белән янә элемтәгә керде. Ул үзенең Русия тикшерү комитетының Пенза өлкәсе идарәсе башлыгына Азатлык радиосы үтенечен җиткерүен әйтте. Орлова сүзләренчә, җитәкче идарәнең сәхифәсенә язылганнан тыш әлегә бернинди мәгълүмат та бирә алмаячакларын белдергән. "Җентекле тикшерү бара", дип әйтергә кушкан.
XS
SM
MD
LG