Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхтәмовны кыйнап үтергәннәр: татарларга беренче генә каныгу түгел


Әнвәр Әхтәмов җеназасы
Әнвәр Әхтәмов җеназасы

Пензаның Каменка шәһәрендә яшәүче Әнвәр Әхтәмовның үтерелүенә өч атна вакыт узган, тикшерү эше сүлпән бара. Полициянең татарларга һөҗүме беренче тапкыр гына түгел.

Әнвәр Әхтәмовны үтерүчеләрне гадел хөкем итүне таләп итеп Каменкада һәм ул туып үскән Кочалейка авылында митинг узган. Әлеге хәл турында Каменка районы имам-мөхтәсибе, Пенза өлкәсе мөфтиенең беренче урынбасары Хәмзә Еникеев белән сөйләштек.

Әлеге митингка ничә кеше чыкты һәм халык нәрсә таләп итте?

– Каменка районы хакимияте каршына 100гә якын кеше чыкты. Монда урыслар да бар иде. Алар барысы да кеше үтерүчене табып, гадел хөкем уздыруны сорады. Ә авылдагы халыкның барысы да чыкты. Барлыгы - 500 кеше булды. 31 яшьлек Әхтәмовны полиция вәкилләре үтерде. Икесе хәзер дә хокук саклау оешмасында эшли, икесе элек эшләгән.

Сез полиция вәкилләре үтергәнне ничек дәлилләп әйтә аласыз?

– Аларның икесе кулга алынды. Тагын икесен тикшерүгә чакыртып торалар. Моны полиция дә, халык та дәлилли. Бу дүрт кешедән гайре тагын ун полиция вәкиле булган. Хокук саклаучылар моны ачыклар дип өметләнәбез.

Тикшерү эше ничек бара?

– Аның үлеменә 3 атна узды инде, тикшерү бармый диярлек. Киемнәрен әти-әнисенә һәм хатынына биргәннәре юк. Әхтәмовның ике яшь баласы бар, ул әле 1980 елгы гына. Юучы бабайлар аның йөзен танырлык түгел иде дип әйтә. Шулкадәр каты кыйнаганнар. Аның әти-әнисен танырга да чакырмаганнар. Мәетне ярганнар, ничек үлгәненә диагноз биргәннәр, кулында Әхтәмов дигән бирка язылган булган. Шуның белән шул. Безнең авылда моргтан алалар да тиз генә күмәләр. Алар шулай булыр дип уйлады. Ләкин алай булмады. Бәйсез экспертиза өчен Пензага илттеләр. Анда аны хайваннарча кыйнап үтерүләрен әйттеләр. Моны нәкъ хокук саклаучылар эшләде. Ләкин аларның барысын да әле кулга алмадылар.


Әнвәр Әхтәмов
Әнвәр Әхтәмов
– Ә ни өчен үтергәннәр?

– Иң беренче аңа өенә кайтканда бәйләнгәннәр. Әнвәрдән "Син татармы?" дип сораганнар, ул "татар" дип әйткән. Ул үзе Каменка шәһәрендә яши иде, әмма әти-әнисе Кочалейка авылыннан. Шуннан “ә син Кочалейкаданмыни” дип тискәре караш белдереп кыйный башлаганнар.

Татар булган өчен кыйныйлармы?

– Татар булганы өчен кыйныйлар. Иң беренче безнең авылдашларның митингка чыгу сәбәбе дә нәкъ татар булганы өчен кыйнауларына канәгатьсезлек белдерүдән булды. Бу беренче тапкыр гына түгел инде. Аңарга кадәр дә безнең авылдашларыбызга янаулар була. Шуңа авыл халкын бу проблема бик борчый.

Ике ел элек полиция безнең Сабантуй бәйрәмен бозды. Полиция “татарлар – бандитлар, татар яшьләре көчлеләр, гайрәтлеләр һәм алар шәһәргә килеп урысларны кыйный”, ди. Бәлкем шулайдыр, без белмибез. Әгәр яшьләр ниндидер кысаларны узалар икән, аларны кулга алсыннар. Әмма авылга килеп бәйрәм бозарга кирәк түгел.

Кочалейка халкы полициягә ышанмый, чөнки безнең яшьләрне кыйныйлар, аталар, үтерәләр. Без татар белән урыс арасында ниндидер низаг чыгу яклы түгел, чөнки Әхтәмовның хатыны да – марҗа. Безнең Кочалейка Пензада бердәнбер татар-урыс авылы. Гомер буе бергә яшәдек. Авылдагы урыс халкы акцентсыз татарча сөйләшә. Авыл Явыз Иванның чукындыру вакытларыннан барлыкка килгән. Күрше авылда көчләп чукындыру башлангач өч гаилә качып киткән. Шуннан Кочалейка авылы барлыкка килде. Ул “кача алганнар” дигән сүздән алынган.

Татарларга нәфрәт нәрсә белән бәйле?

– Аллаһ белсен. Мин имам кеше урыслар белән татарлар арасында дуслык урнаштыру яклы. Ләкин Пенза өлкәсе Кочалейка авылында һәм гомумән Каменкада татарларга карата һөҗүм бара. “Татарлар – бандитлар, караклар” дип әйтеп торалар. Русиянең гомер буе шундый хәлдә яшәве беркемгә дә сер түгел. Бигрәк тә дин тота башласаң, ваһһаби дип гаеп тагалар да кулга алып мәхкәмәгә тарталар. Русиядәге гомуми вазгыять шундый. Дагыстанда, Чечняда шундый хәл, хәзер инде татарлар белән шулай башланды.

Минем өлкә һәм Русия эчке эшләр министрлыгы башлыкларына: "Безнең хөкүмәт үзләренең Русия халкын якларга тиеш. Без Пенза өлкәсендә килмешәк түгел", дип әйтәсе килә. Әгәр тарихны казып чыгарсагыз, монда урыслар гомумән яшәмәгән, әрмәннәр, дагыстаннар, чеченнар бигрәк тә. Монда татарлар һәм мукшылар гына яшәгән. Безгә монда урыслар һәм әрмәннәр: "Татарстанга китегез" дип кычкыралар. Бер китәргә җыенмыйбыз, чөнки бу безнең җирләр.

– "Татарстанга китегез" дип кемнәр кычкыра?

– Урамнардагы митингларда кычкырдылар. Әлбәттә, моны җитәкчеләр әйтми. Ләкин аларның кешеләре урамнарда кычкырганы булды һәм интернетта да шундый язуларны күреп була.
XS
SM
MD
LG