Өлкәнең мәгълүмати сәясәт департаменты җитәкчесе Александр Новопашин былтыр Тубылда үткән фестиваль һәркемнең күңеленә хуш килүен, шунда алдагы елларда да өлкәнең төрле төбәкләре һәм халкы белән танышуны дәвам итәргә килешүләрен белдерде.
Өч автобуска төялгән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре экскурсияләрдә район үзәкләренең соңгы елларда күзгә күренеп матурлануларын, яңаруларын күреп кенә калмыйча, аларның башлыклары белән дә очраштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. “Әле күптән түгел генә администрация башлыгы урындыгына утыруларына карамастан, төгәл аңлатылган, тулы җаваплары белән төбәк, аның проблемалары, үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында яхшы белүләрен күрсәттеләр, афәрин”, диделәр кунаклар.
Чынлап та, күпме яңалык, кызыклы очрашуларга тап буласың, көннең матурлыгы да ямь өстенә ямь өсти. “Ялутор острогы” элекке байлар торагын гәүдәләндерә. Монда төрле һөнәр осталары мастер-класс үткәрәләр, сувенирлар тәкъдим итәләр. Яшь парлар да яратып өлгергән бу урынны, килеп таганнарда атыналар, уктан аталар, аларны ап-ак кәҗә бәтие, күркәләр сәламли.
Тик элекке себер татарлары төзегән шәһәрчекне җимереп барлыкка китерелгән бу каланың туристик маршрутында татарларга кагылышлы тарихына урын юк шикелле тоелды. “Ялутор хан хөрмәтенә салынган шәһәрдә татарлар күп яши. Монда зур мәчет эшли, имамы Раил Мәхмүтов үз вазифасын чын күңеленнән башкара. Милли мәдәниятләр үзәгендә татар бүлегендә фидакарь җанлы Зөләйха Кожевникова мәдәниятебезне саклауда үзеннән өлеш кертә. Алар бергәләшеп мәчеттә җәйге лагерь да оештыралар. Ярдәмче депутатыбыз да бар. Тик татарлар бик сүлпән бездә”, диде Мөршидә ханым Җиһаншина.
Ялутор шәһәре мэры Игорь Горшков халыкны төп туендыручылар – «Ялуторовский» ит, «Данон-Юнимилк»ның филиалы булган данлыклы сөт, «Юнигрейн» икмәк продуктлары комбинатлары, «Поревит» стена материаллары заводы белән горурлануын белдерде. “Ялутор чиста су проблемасы белән интекте, аны да хәл иттек – Сәел сучистарткычы төзедек”, диде ул.
Ә менә Заводоуковски шәһәр бүлгесендә чиста су авыр мәсьәлә булып кала килә. Тик соңгы елларда бу өлкәдә шактый алга китеш бар икән. Аның да “Пурагроук” ит, төзелеш материаллары комбинатлары, машина төзү заводы, “Бикор” комбикорм заводы, “Кедр-маркетинг”, “Загрос” кебек оешмалары өлкәдә танылганнар. “Тиздән май заводы тулы көчкә эшли башлаячак, – диде бүлге башлыгы А.Анохин. – Шәһәребез кечкенә булса да, башкарасы эшләр җитәрлек әле, сез дә, күпне күргән, күп йөргән журналистлар – дүртенче хакимият әгъзалары буларак, тәкъдимнәрегезне әйтегез, ә без аларны акыллы, тәртипле, тырыш халкыбыз белән тормышка ашырырга тырышырбыз”.
Бүлге, башка шәһәрләрдән аермалы буларак, 16 авыл администрациясен, 47 торак пунктны берләштерә. Шуңа да идарә итү, эш тәртибе күпкә башкачарак. Тик алар сынатырга уйламыйлар. Искиткеч сәнгать мәктәбе, яңа мәдәният сарае – халык өчен башкарылган эшләрнең бер өлеше генә.
Нәкъ менә шул затлы мәдәният учагында төрле номинацияләр буенча җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. Бик күп теләкләр, рәхмәтләр әйтелде, алар арасында өлкә татар газетасы “Яңарыш” та искә алынды. Өлкә думасы депутаты Ю.Конев:
– Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, мин сезне өлкә думасы әгъзалары, губернатор исеменнән бәйрәмегез белән кайнар котлыйм. Сез безне өлкәдәге эшләр, аның үсеше белән таныштырасыз, кайда гына булмыйсыз, барысына да өлгерәсез. Мине үз бүлгемдәге Юргада матбугат йорты ачылуы, Яркәү журналистының “Көмеш микрофон” алуы һәм дә инде өлкәнең татар газетасы “Яңарыш” журналистының губернаторның мактау кәгазенә лаек булуы бик шатландырды. Аның беренче мөхәррире Азат Сәгыйтовны Тубылдан алып килеп, татар газетасын ачуда минем дә өлешем кергән иде, диде.
Берәүләр, “сез гел безнең бәйрәмнәрдә катнашасыз, без дә сезне бәйрәмегез белән котлыйк”, дигәндә, икенчеләр югары рейтинглар, күп тиражлар теләделәр. Бүләк алган өлкән журналистның: “Яшь бүреләр үсеп торсын, тик без дә сынатырга уйламыйбыз әле”, дигән сүзләре бу һөнәр ияләренең гел үсештә, эзләнүдә булырга тиешлекләрен ассызыклады.