“Идел-Хаҗ” ширкәтенең мөдирләр шурасы рәисе Рөстәм Гатауллин террор гамәленнән соң икенче көнне кулга алынган иде. Адвокат Марина Еникеева аның сак астында калуын нигезсез дип атый. “Гатауллинның бу җинаятьне кылуын дәлилләүче мәгълүмат юк. Сораштырылган шаһитлар да аның җинаятькә катнашы булуын расламый”, ди ул.
Гатауллин үзе чын җинаятьчеләрне табыр өчен тикшерү эшләренә булдыралганча ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Диабет белән авырган “Идел-Хаҗ” җитәкчесе сәламәтлеген игътибарга алып, сак астыннан азат ителүне үтенде. Ләкин мәхкәмә аның 20 сентябрьгә кадәр сак астында калу карарын гамәлдә калдырды.
Бүгенге утырышта шул ук эш буенча шикләнелүче Рөстәм Кашаповның да кассацион шикаяте каралды.
“Улым эшкә барырга әзерләнеп торганда алып киттеләр. Аннан соң аны күрмәдек. Күрешергә мөмкинлек бирмиләр. Аның бу җинаятькә бернинди катнашы юк. Мөселман кешесе бер кайчан да кеше үтерүгә бармаячак”, ди Рөстәм Кашаповның әнисе Лилия Кашапова.
Яклау ягы Рөстәмне сак астыннан азат итүне үтенде һәм моның өчен җитди сәбәпләр дә китерде: Рөстәм Кашапов – өч бала атасы. Хатыны хәзерге вакытта дүртенчесен көтә. Казан май комбинатында оператор булып эшләүче Кашапов – гаиләсендә бердәнбер керем чыганагы.
Шуңа да карамастан, Югары мәхкәмә аның шикаятен канәгатьләндермәде. Кашаповның сак астында калу карары гамәлдә калды.
Илдус Фәизнең машинасы шартлау һәм Вәлиулла Ягъкубның үтерелүе уңаеннан кулга алынган тагын бер кешенең эше җомга көнне карала. Югары мәхкәмә Алексей Верезумскийның кассацион шикаяте турында карар чыгарачак. Шикләнелүче турында күп мәгълүмат юк. Аның бары тик рус милләтеннән һәм эшсез булуы, ислам динен кабул итүе әйтелә.