Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саакашвили төрмә хезмәткәрләрен алыштырырга кушты


Тифлистә төрмәдәге азаплауларга каршы ризасызлык чарасы
Тифлистә төрмәдәге азаплауларга каршы ризасызлык чарасы

Грузиядә төрмә хезмәткәрләренең тоткыннарны азаплаулары җәнҗалы купкач, президент барлык төрмә хезмәткәрләрен алыштыра.

Грузиядә төрмәдәге тоткыннарны азаплаулар видеосы күрсәтелгәннән соң ризасызлык дулкыны күтәрелә барганда, президент Михаил Саакашвили полициягә илдәге барлык төрмә хезмәткәрләрен алыштырырга кушты.

Чәршәмбе көнне Грузия телевидениесе аша чыгыш ясап, Саакашвили шулай ук илнең җәзаларны гамәлгә ашыру системын үзгәртеп коруны тәмамларга кушты.

“Җәзаларны гамәлгә ашыру системы таратылырга һәм өр-яңадан оештырылырга тиеш. Моны урамнарда тәртип саклау полициясен үзгәртеп коргандагы кебек үк итеп башкарырга кирәк. Әйе, бу дискредитация сугышы. Әмма анысы мине барыннан да азрак борчый. Мин моның пычрак ысул белән башкарылганлыгын аңлыйм, монда акчаның да катнашы бар. Әмма без аларны тәнкыйть өчен сәбәп бирергә яки үзебезне кыен хәлдә калдырырга тиеш түгелбез”, диде Саакашвили.

Чәршәмбегә каршы төндә оппозицион телевидение каналы төрмә сакчыларының тоткыннарны азаплавын күрсәтүче видеоны чыгарганнан соң икенче көнне илнең төрле шәһәрләрендә меңнәрчә кеше катнашында урам җыеннары узды.

Грузия төрмәләре өчен җаваплы министр бу җәнҗал сәбәпле вазифасыннан китте, тоткыннарны азаплауда шикләнелгән унлап төрмә хезмәткәренең кулга алынуы хәбәр ителде.

Шул ук вакытта хакимият бу видеоны тиздән үтәчәк парламент сайлавы алдыннан хакимияткә ышанычны киметү өчен провокаторлар әзерләгән дип тә белдерә.
1 октябрьдә үтәчәк парламент сайлавында Саакашвилиның хакимият фиркасе белән миллиардер Бидзина Иванишвили җитәкчелегендәге оппозицион блок көрәшә.

Чәршәмбе көнне эчке эшләр министрлыгы Иванишвилига бәйле бер хезмәткәр тоткыннарны азаплауларны оештыру һәм видеога төшерү өчен акча түләгән дип белдерде.

Тоткыннарны азаплаулар видеолары Иванишвилиның телевидение каналы аша күрсәтелде. Видеоларның берсендә бер тоткынның таяк белән көчләнүе күрсәтелә.

Чәршәмбе көнне протест белдереп Тифлис урамнарына чыкканнар кайбер югары түрәләрнең, шул исәптән юстиция министры белән эчке эшләр министрының вазифаларыннан китүен таләп итте.

Грузиннар тоткыннарны җәберләүгә протест белдерә
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:57 0:00


Элегрәк Грузия хөкүмәтенең вазифадан китүенә ирешәчәген белдергән Иванишвили чәршәмбе көнне халыкны тыныч булырга һәм үз ачуларын тиздән үтәчәк сайлауда күрсәтергә чакырды.

Грузия төрмәсендә булган әлеге вакыйгалар бу язда Казанның "Дальний" полиция бүлегендә Сергей Назаровның шампан шешәсе белән көчләп үтерелү җәнҗалын искә төшерде. Грузиядә төрмәләр өчен җаваплы министр шунда ук вазифасыннан китсә, Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров җәнҗал купканнан соң, җәмәгатьчелекнең күпсанлы протест чаралары нәтиҗәсендә бер ай узгач кына вазифасыннан китәргә мәҗбүр булды. Анда да вазифасыннан алынуга бер ай узгач, Чехиянең Карловы Вары шифаханәсендә ял итеп кайтканнан соң премьер-министр урынбасары итеп билгеләнде.
XS
SM
MD
LG