Accessibility links

Камал театры Кытай артистларын Универсиадага чакырган


Кытай милли театры белән Камал театры җитәкчелеге бер-берсен бүләкли
Кытай милли театры белән Камал театры җитәкчелеге бер-берсен бүләкли

18 октябрьдә Казанның Камал театры Пекинда “Данлыклы Европа” исемле V халыкара милли театр фестивале ачылышында катнашты. Әлеге чара алдыннан ике илнең милли театр җитәкчеләре алмаш гастрольләр хакында сөйләшкән.

Татар дәүләт театрының матбугат бүлеген җитәкләүче Айгөл Дәүләтшина сүзләренчә, Пекинда халыкара фестиваль башланыр алдыннан Камал театрының мөдире Илфир Якупов һәм баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев Кытай милли театры җитәкчесе белән очрашкан.

“Әлеге сөйләшүдә алмаш гастрольләр оештыру һәм Казанда узачак Универсиаданың мәдәни програмнарында Кытай милли театрының катнашу мәсьәләләре күтәрелде", ди Дәүләтшина.

16 октябрьдә камаллар Кытайдагы Русия илчелегендә дә кунакта булган. Аларны илчелек җитәкчесе вазифаларын башкаручы Евгений Томихин кабул иткән. Бу очрашуда да Камал театры белән Кытай милли театры арасында иҗади хезмәттәшлек, үзара элемтәләр хакында сөйләшкәннәр. Русия илчелеге ярдәм итәргә тырышачагын әйткән.

Татар дәүләт театры артистлары 15 октябрьдән бирле Пекинда икән. Алар анда Карл Гоцинның “Хан кызы Турандык” спектаклен алып барган. 18 октябрьдә беренче чыгышлары булган. Айгөл Дәүләтшина әйтүенчә, 19 октябрьдә шул ук спекталь Кытай тамашачысына тәкъдим ителгән.

XS
SM
MD
LG