Accessibility links

Кайнар хәбәр

Басклар илендә милләтчеләр җиңде


Басклар илендә милләтчеләр җиңде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:00 0:00

Басклар илендә милләтчеләр җиңде

21 октябрьдә Испаниядә үткән җирле сайлуаларда Басклар илендә милләтчел һәм сепаратист партия вәкилләре җирле парламентта урыннарның күпчелеген алды.

Басклар иленең 75 урынлы парламентында салмак караштагы Милләтчел партия вәкилләре 26 урын алып торачак. Икенче урында Bildu ("Бергә") сепаратистлар коалициясе (21 урын), өченче урында – социалистлар (16 урын). Хакимият тарафлы Халык партиясе ни бары дүртенче урында (10 урын).

Испаниядә көчәя барган икътисади кризис сурәтендә бу сайлаулар хакимияткә ышаныч референдумы буларак кабул ителде. Басклар илендә җиңелү кичерсә дә, Испания премьер-министры Мариано Рахой җитәкчелегендәге Халык партиясе Рахойның туган төбәге Галисиядә җирле парламентта күпчелекне саклап кала алды. Халык партиясе вәкилләре Галисия парламентында 41 урын алып торачак.

25 ноябрьдә испан хакимиятләрен яңа сынау көтә. Бу көнне Каталониядә вакытыннан алда парламент сайлаулары үтәчәк. Төбәк җитәкчесе Артур Масның күптән түгел Мариано Рахой белән салым мәсьәләсендә сөйләшүләре нәтиҗәсез тәмамланды. Рәсми Мадрид Каталониягә салым бәйсезлеген бирмәде. Хәзерге вакытта Барселонаның Мадридка түләгән салымы Испания икътисады кеременең 20 процентын тәшкил итә. Каталония җитәкчеләре 25 ноябрьдә үтәчәк сайлауларны төбәкнең Испаниядән аерылып чыгуы турында референдум дип атады.
XS
SM
MD
LG