Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каталония сайлавында бәйсезлек тарафдарлары җиңде


Каталония әләме
Каталония әләме

Каталониядә Испаниядән бәйсезлек референдумы үткәрергә теләүче көчләр җирле парламент сайлавында җиңеп чыкты.

Каталониядә якшәмбедә үткән җирле парламент сайлавында бәйсезлек яклы “Конвергенция һәм берлек” фиркасе 30 процент тавыш җыеп җиңеп чыкты. Сайлау бик зур игътибар җәлеп итеп, анда сайлаучылар да соңгы чирек гасырда күрелмәгән санда күп катнашты.

“Конвергенция һәм берлек” 135 урынлы җирле парламентта 50 урынны алачак. Җиңүгә ирешсә дә, фирка парламентта күпчелеккә ия була алмаячак. Әмма бу фирканең беректәше – “Каталониянең республикан сулчылары” фиркасе дә парламентта 21 урынга ия булачак. Шулай итеп алар икесе бергә күпчелекне тәшкил итә.

Ике фирка дә милләтче юнәлешне тота һәм Каталониянең Испаниядән аерылуы турында референдум үткәрергә чакыра.

Испаниянең үзәк хөкүмәте исә Каталония милләтчеләре төбәкнең финанс хәле начар булуны бәйсезлек темасы белән капламакчы була, ди.

Каталония президенты Артур Мас Каталония Испания хөкүмәтенә акча түләмичә Европа Берлегендәге аерым дәүләт булса күпкә яхшырак яшәячәк дип белдерә.

Каталониянең икътисады Португалиянекеннән бер дә ким түгел, ә Испания икътисадының чиреген тәшкил итә.

Каталония президенты Артур Мас хатыны Һелена Ракосник белән
Каталония президенты Артур Мас хатыны Һелена Ракосник белән
Сайлау нәтиҗәләре билгеле булганнан соң Артур Мас алдагы дүрт елда бәйсезлек турында Каталониянең биш миллионлы халкы белән киңәшләшәчәген белдерде.

Мас катнашындагы сайлау алды митингларында Европа Берлеге әләмнәре җилфердәп килде, Мас Каталониянең Европа Берлегенә тиз арада кушылуын вәгъдә итте.

“Конвергенция һәм берлек” фиркасе Каталониядә хакимияткә 2010 елда социалистларның җиңелүеннән соң килде. Хөкүмәт белән бюджет каршылыклары чыккач, Мас вакытыннан алда сайлау игълан итеп анда бәйсезлек референдумын төп шигар итеп күтәрде.

Әмма референдум үткәрү җиңел булмаячак, чөнки Испания конституциясе андый референдум үткәрүне рөхсәт итми, ә Испаниядә хакимияттә булган Халык фиркасе конституцияне үзгәртү белән ризалашмаячак. Шул ук вакытта Каталониянең үзендә дә кайбер шактый зур фиркаләр, шул исәптән Ватандашлар фиркасе, Каталония халык фиркасе һәм Каталония социалистлар фиркасе Испаниядән аерылуга каршы чыга.

Барселонаның Пумпеу Фабра университеты профессоры, сәясәт белгече Файррон Рекайһо Азатлык радиосының Испания референдум үткәрү мөмкинлеге бирмәгән очракта Каталония бәйсезлеккә ничек ирешә алачак дигән соравына җавап биреп, Каталан хөкүмәте ул очракта халыкара хокук кысаларында эш итә ала, диде. Рекайһо әйтүенчә, бәйсезлеккә омтылучы Каталония беренче чиратта Европа Берлегенә, шулай ук БМО яки Европа Шурасына да мөрәҗәгать итеп: “Карагыз, каталан халкының тыныч, демократик һәм Европага йөз тотучы ихтыяҗы бар. Испания дәүләте кысаларында бу ихтыяҗны канәгатьләндерүгә юллар ябык. Халыкара күзәтүчеләр катнашында вакытлы хокукый кысалар таләп итү һәм шул хокукый халыкара кысалар белән алдагы дүрт елда референдум үткәрүгә ирешү өчен без нишли алабыз?” дип сорый ала.

Бу хокукый кыенлыклар Каталониядә бәйсезлек референдумына комачаулый аламы дигән сорауга Рекайһо Испания ягыннан караганда комачаулый ала дип җавап бирде. “Испания ягы: “Карагыз референдум яклы төп сәяси җитәкче көчсезләнде, аның фиркасе парламентта 12 урынын югалтты” дип әйтә. Әмма шул ук мәсьәләгә турында Каталан ягы исә: “Карагыз, референдум яклылар күпчелек, чөнки безнең депутатларның 64 проценты аны яклый. 30-лап проценты гына аңа каршы дип әйтә ала. Киеренкелек менә шунда. Бу даими киеренкелек булырга мөмкин һәм алдагы елларда ул киеренкелек артырга охшый”, диде Файррон Рекайһо Азатлык радиосына.
XS
SM
MD
LG