Беренче карашка, чыннан да гаҗәп. Озак еллар республиканың “мәгълүмат министры” (ул үзен шулай дип атый иде) булган, соңгы вакытларда президент аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары булган кешенең батып барган корабка штурман итеп куелуы мантыйкка сыймый кебек. Журналистлар белән җитәкчелек иткәннән соң авыл хуҗалыгына билгеләнү нәрсә булды соң инде дип тә аптыраучылар булды; татар матбугатын очлаган иде, “Вамин”га да тәмам “амин” әйттерер инде дигән фаразларны да ишеттем.
Миңа калса, гаҗәпләнер урын юк кебек.
Беренчедән, шундый төр кешеләр бар – алар җитәкчелек куйган теләсә кайсы урынга барырга әзерләр. Бүген гинеколог, иртәгә банкта, өченче көнне – авыл хуҗалыгы министры. Президент кушса, хәрби очкыч штурвалына утыра, ай-һай, ләбаса, мин йөртә белмим дими. Дәрәҗәле һәм акчалы урын гына булсын. Марат Моратов та әле оппозицион “Казан телеграфы” газетасында коммерция директоры, аннан шәһәр башлыгы урынбасары, “Татмедиа” башлыгы, ул арада дин өлкәсенә җаваплы кеше буларак президент аппараты җитәкчесенең урынбасары һәм менә иң зур агрофирмага “күз-колак” булырга тиешле кеше. Кем ничектер, мин үзем аны иртәгә КФУга ректор яки “Водоканал”га директор, Эчке эшләргә министр яки Әгерҗегә бургомистр итеп куйсалар да аптырамыйм – юк, булдыра алмыйм диячәк кеше түгел Марат Яшәрович!
Түбәнгә тәгәрәү дигән белән дә һич килешмим. Бу – күтәрелү. Түбәнгә тәгәрәү былтыр, аны “Татмедиа”дан алганда булган иде. Шул вакыйгадан соң ике ай узгач, коррупциягә каршы көрәш буенча киңәшмәдә “Татмедиа” җитәкчелеге акча үзләштерүдә гаепләнде. Марат Моратовның исеме аталмаса да, миллионлаган акчаның чит ил офшорларына озатылуы хакында мондый киңәшмәдә белдерү безнең республика өчен искитмәле хәл иде – эштән алу бер нәрсә, эштән алынганнан соң гаепләрне төртеп күрсәтү ул инде артка тибү белән бер.
Президент аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары кәнәфиенә куелуны дә югары күтәрелү дип карарга кирәкмидер. Бу вазифаны “портфельсез министр” дип атарга мөмкиндер – ул махсус Марат Моратов өчен барлыкка китерелде. “Беренче урынбасарның” ни-нәрсә өчен җаваплы булуы да анык билгеле түгел иде, берничә айдан соң гына аның Диния назәрәте эшчәнлеге өчен җаваплы икәнлеген әйтеп куандырдылар. Шыгырдап торган акчалардан ерак торган, документларга имза хокукы булмаган, кемнедер эшкә куя һәм эштән куа алмаган вазифаны бездә “мактаулы сөрген” дип атыйлар. Әле өстәвенә куркыныч та урын. Дин өлкәсе бензин кебек, анда “Татмедиа”дагы умырткасыз мөхәррирләр юк, инанган динчеләр белән алай кыланып булмый, ялгышрак бөгеп ташласаң, үзеңнең шартлап сынуың бар.
Шундый калтырап торган утлы кәнәфидән “Вамин” каймагына чумуы нигә түбән тәгәрәү булсын? Бу урынның ни икәнен аңлар өчен билгеләнү вакытында фотосына гына да карау җитә. Колакка җиткән ерык авыздан ук “Котылдым!” дигән сүзләрне укырга була. Чыннан да, реабилитация. Бездә бит колхоз системасы. Түрәләр арканланган сыерлар кебек. Аркан җиткәнче чирәмне ашап-таптап бетергәч, яңа урынга күчереп арканлыйлар. Сыерның сөте телендә! Чирәм ролендә – халык, аның җилкәсе генә чыдасын!
Мәскәү банклары да кланлык системасындагы Татарстанда мәхкәмә-фәлән кебек цивилизация ысуллары белән генә 20 миллиард сум бурычларны кайтаруның могҗиза икәнен аңлап, бу кандидатура белән риза булганнардыр. Алар башта “Вамин”га Пермьнән үз кешеләрен – Елена Панченконы генераль директор итеп куйдылар. Ул, бәлки, бик яхшы менеджердыр, ләкин кланда булмаган кешене бездә танымыйлар – ул адым саен саботаж белән очрашачак.
Бер мисал. Бер райондагы агрофирмага барып, милекне исәпкә алып кайтырга кирәк ди. Район җитәкчесеннән алып агрофирма директорына кадәр моңа каршы булырга мөмкин. Әйтик, “Вамин”ның генераль директоры районга килгән көнне икесе дә сырхауханәдә булып чыга. Алар генераль директорга каршы да түгел, ләкин эш тә бармый. Судлашу да мәгънәсез – судлар барган арада бөтен милекне урлап бетерәчәкләр, һәр сыер янына Пермьнән менеджер китереп бастыра алмыйсың. “Вамин”ның Казандагы төп бинасына арест салып, сугышып аргач, Мәскәү банклары башкаручы директор итеп җирле кешене куярга риза булганнар, мөгаен.
Симбиоз – генераль директор нәрсә эшләргә икәнен, ә башкаручы директор ничек эшләргә икәнен белә. Шул ук районга милекне исәпкә алырга кланда булмаган “ят” генераль директор түгел, “үзебезнең” башкаручы директор барса, район башлыгы да сырхауханәдән чыгачак, агрофирма директоры да йөгереп килеп җитәчәк.
Кланлы республикада эшләр өчен алтын башлы кризис менеджерлары түгел, йонлы куллы “үзебезнекеләр” кирәк. Лом белән сөйләшеп булмаганын банклар да аңлагандыр. Банклар, акчаларыгызның беразын кайтарырбыз, ләкин аның өчен түләргә туры килер инде, нишлисең, тәртип шундый. Риза түгелсез икән суд – рәхим итегез судка, судлар еллар буена сузыла, ул арада “Вамин”нан “амин” гына калачак.
Әнә инде хәзер үк Арча балык хуҗалыгын сатабыз, диләр. Имеш, табыш китерми икән. Ии, әттәгенәсе, яңадан яңа ял базалары ачылып кына тора, ә җәен-кышын кеше өзелмәгән Арча балык хуҗалыгы “Вамин”ны аска өстери икән. Күрегез дә торыгыз, берәр түрәнең малае юк кына бәягә сатып алыр инде аны. Банкларга исә “вак-төяк” белән килешергә туры килер.
Марат Моратовны “кризис белән көрәшүче менеджер” дип атадылар. Әгәр шулай икән, димәк, барлык “Татмедиа” системасын бөлгенлек атавы дип атарга туры килә – ә нинди өлкәне кризистан чыгаруы белән танылды соң Моратов?
Әгәр республика җитәкчелеге чынлап торып “Вамин”ны коткарырга теләсә, чит илдән чын кризис менеджерын кайтартыр иде. Спорт командаларына акча кызганмый легионерлар ташыйлар бит. Ул менеджерга эшләргә ирек бирелгән очракта, бәлки, баштанаяк бурычка баткан “Вамин”ны да исән калдыру мөмкин булыр иде. Әмма, аңлавымча, максат бүтән – “Вамин” урынына яңа агрохолдинг киләчәк. “Алтын Башак” агрофирмаларын “Ак барс” алган кебек, “Вамин” урынына “Нәфис” холдингы киләчәк дигән сүзләр йөри.
Тагын шуны гына әйтергә була: соңгы елларда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы алып барган сәясәт төбе тамыры белән дөрес түгеллеген күрсәтте. Мондый агрохолдинглар республика казнасыннан миллиардлаган акча белән терәтеп торганда гына яши. Шундый сәясәтне авыл хуҗалыгына кертеп республика авыл хуҗалыгын акча “наркоманына” әйләндерергә тиешле кешеләр һаман да искиткеч яхшы җитәкчеләр исемлегендә. Бер уйлаганда “Вамин”ның бөлгенлеккә чыгуы үзе генә дә бөтен авыл хуҗалыгы министрлыгының эшеннән сөрелүенә китерергә тиеш иде кебек.
"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.