Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берлинда Сабантуй Русия фестивале кысаларында үтәчәк


2008 елда Берлинда узган Сабантуй Венера Вәгыйзова бии
2008 елда Берлинда узган Сабантуй Венера Вәгыйзова бии

Берлинда быел Сабантуй Германия-Русия фестивале кысаларында үтәчәк. Карлсхорст ипподромында татарларга бер мәйдан бирелә.

Быелгы Сабантуйдагы яңалыклар турында Германия татарлары җәмгыяте җитәкчесе Венера Вәгыйзова белән сөйләштек.

- Венера ханым, Германиядә Сабантуй инде дистә еллап уза һәм барысы да бәйрәмнән канәгать кебек, быел чарага яңалык кертү нәрсә белән бәйле?

- Чыннан да беренче кечкенә Сабантуй 2002 елда булды. Минем хыялым зур бәйрәм оештыру иде. Менә бу быел тормышка ашачак. Ел саен Берлинда зур фестиваль уза. Ул Германия-Русия фестивале дип атала. Аны Германия ягыннан Бундестаг Берлин сенаты бургомистры оештыра һәм Русия ягыннан Россотрудничество (Русия белән хезмәттәшлек идарәсе), Газпром, Русиянең Германиядәге илчелеге һәм Русия тышкы эшләр министрлыгы ярдәм итә. Чара ипподромда үткәрелә һәм анда алты-җиде зур сәхнә бар. Безгә оештыру комитеты татарларга да үз мәдәниятен күрсәтергә вакыт җитте, диде. Фестивальгә ел саен 200 мең кеше килә, шуның өчен без Сабантуйны анда оештырырга уйлыйбыз. Европада татарларны танырга тиешләр.

- Белүебезчә, Сабантуйда татарлар җыелып җырлап-биеп, уйнап, татарча аралашып үткәрә. Ә фестиваль кысаларында узгач ул кешеләргә күрсәтү өчен генә булмасмы, урыс бәйрәменә әйләнеп китмәсме?

- Юк, алай булмаячак. Оештыру комитетында бу хакта сүз булды. Безгә бирелгән мәйданда чын татарча мохит булачак. Без анда үзебезнең мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне күрсәтәчәкбез һәм анда татарча һәм алманча сөйләшү булачак. Татарстаннан зур матур берәр сәнгать коллективын җибәрерләр дип уйлыйбыз. Шулар ярдәмендә татарлар Сабантуйны ничек шәп итеп үткәрүен күрсәтәчәкбез.

- Бу шул күрсәтүгә генә калмасмы, яме югалмасмы?

- Кемгә нәрсә кирәк, шуны таба алачак. Үткән ел Брюссельдә шундый Сабантуй узганын беләм. Алар анда татарларның бәйрәмнәрне матур итеп уздыру үрнәген күрсәтә алды. Бездә дә шулай булачак.

- Зурлап уздырылгач шактый чыгымнар да таләп ителә бит, аны кем каплаячак?

- Акчаны Мәскәүдән фестиваль кысаларында Русия тышкы эшләр министрлыгы бирә. Татарстан артистлар белән ярдәм итә. Аннары мәйдан бушка булачак, аренда өчен түлисе юк.

- Бәйрәмгә әзерлек башландымы һәм ул кайчан булачак?

- Сабантуй 15 июньдә үтәчәк. Германия-Русия фестивален оештыру комитеты инде бу чараны берничә ел оештыра. Анда бер татар кызы да бар - Норлатта Эльмира Гомәрова. Ул хәзер анда безнең эшләрне алып бара.

- Ул оештыру комитеты Берлиндамы?

- Әйе, Берлинда.

- Сабантуйда караучылар утырып торачаклармы яисә барысы да катнашачакмы?

- Анда спорт мәйданы бар, шунда утырып карарга да, катнашырга да була. Кечкенә генә алан да бар. Бик күркәм урын. Концерт програмы башлангач концерт карыйбыз, аннары уеннар башлангач - уйныйбыз. Безнең иң беренче бурыч миллилегебезне сакларга.

- Фестиваль үзе ничә көн узачак?

- Ул өч көн уза. Бер көнен инде татарларга бирәләр. Анда тагын әдәби, театр һәм шахмат мәйданы булырга тиеш.

- Сабантуйны оештыруда кемнәр катнаша?

- Инде хәзердән үк әзерлек эшләре башланды, кечкенә оештыру комитетыбыз бар. Анда Франкфурттан Бари Дианов, Бавариядән Рүзил Закиров, Кассельдән Рөстәм Ишкуатов, Германиядән мин һәм әлбәттә инде яшьләр төркеме керә. Шулай ук Чехиядән, Брюссельдән татарлар булыша.
XS
SM
MD
LG