Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан халкы Камил Исхаковны сагына


Казанда Метшинга каршы митинг узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:09 0:00

Казанда Метшинга каршы митинг узды

24 апрельдә Камал театры каршында Казан мэры Илсур Метшинга каршы митинг узды. Урам җыенына йөздән артык кеше килде.

Шәһәр хөкүмәте бу митингны уздырырга ризалык биргән иде. Урам җыенын нәкъ шушы көнне уздыру юкка түгел. 24 апрельдә Метшин 44 яшен билгеләде. Аны бу чарада көтүчеләр булды, ләкин мэр үзе күренмәде. Митингны оештырган Соцпроф берлеге 1,5 мең кеше килер дип көткән.

Митингта катнашучылар мэрга Түбән Камага китү өчен тимер юл билеты да алып куйган. Алар сүзләренчә, казаннар Камил Исхаков җитәкчелек иткән чорны искә ала һәм яңа мэрда Исхаков сыйфатлары булуын телиләр.

Төрле өлкәләрдәге хаталар Илсур Метшинны эшеннән алуга сәбәп булып тора ди алар. Шулар арасында торак-коммунал хуҗалыгы өчен түләүләр күтәрелү, Казандагы юлларда су үткәргечләр һәм шәһәр янындагы бистәләргә юллар булмау кебек проблемнар бар. Шулай ук Метшинны кече эшмәкәрлекне бетерүдә һәм ришвәтчелектә гаеплиләр.

Чыгыш ясаучылар һәм катнашучыларның күпчелеге башкарма комитет эшчәнлегенә канәгатьсезлек белдерде. Халыкның дәгъва белдерүләренә проблемны чишмичә генә “отпискалар” җибәреп торуларга зарланды.
XS
SM
MD
LG