6 июнь көнне Казанның Идел буе районы мәхкәмәсендә “Дальний” эшенә багышланган беренчел тыңлаулар үтте. Монда төп утырышларның 13 июньдә башланачагы һәм аларның ябык булачагы белдерелде.
"Мәхкәмә эшне ябык ишекләр артында карауны кирәк дип саный, чөнки җинаять эшен караганда мәгълүматны ачу зыян күргәннәрнең намусын һәм абруен түбәнсетергә, җәмгыятьтәге әхлак нормаларына зыян салырга, җәмәгатьчелекне шок хәленә китерергә мөмкин", диелә мәхкәмә карарында.
Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов бу мәхкәмә утырышларында зыян күргәннәр вәкиле буларак катнаша. 15 кеше зыян күргән дип табылган. Шолохов шуларның дүртесенә: Оскар Крыловка, Алия Садыйковага һәм тагын ике аноним зыян күрүчегә вәкиллек итә.
Компьютер програмнары ясаучы Крылов караклыкны үз өстенә алсын өчен полициянең элекке хезмәткәрләре Айнур Рәхмәтуллин һәм Әмир Шәрифуллин аңа карата көч куллана. Элекке хезмәткәр Илнар Ибатуллин кулына шешә тотып букмекер ширкәте кассасыннан 70 мең сум акчаны “мин алдым” дип әйттерер өчен Алия Садыйковага яный һәм куркыта.
Шолохов сүзләренчә, ул вәкиллек иткәннәр һәм үзе дә беренчел тыңлаулар вакытында мәхкәмәне ачык итәргә дигән белдерү белән чыккан. "6 июнь көнне булган мәхкәмә утырышында эшне карау киң җәмәгатьчелеккә ачык буларга тиеш дип әйттек. Хөкемдар безнең фикерне исәпкә алмады. Ни кызганыч, Русия кануннары нигезендә мәхкәмәнең бу карарын шикаять итеп булмый", ди Шолохов.
“Дальний” эшен карауны ябык ишекләр артында үткәрү карарын хокук яклаучы мәхкәмәнең төп нигез ташларының берсеннән читкә тайпылу буларак бәяли.
“Дальний” эшен карый башлауга Русиядә игътибар зур булды. Мәгълүмат чаралары, Идел буе мәхкәмәсенең тар коридорларында моның кадәр күп журналист булганы юк иде әле, дип язып чыкты. Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин да белдерү ясады.
“Дальний” бүлеге хезмәткәрләре үзләренә кирәкне әйттерү өчен җинаятьчел схема эшләгән булган. Мисал өчен, әгәр караклык ачылмаган булса, полиция хезмәткәрләре тоткарланучыга җинаять кылуны танырга тәкъдим иткән, баш тарткан очракта аңа башка гаеп тагылган. Башта тоткарлаганнар һәм аннан соң кулга алу очраклары да булган. Аннан соң аларның җинаятьчел эшчәнлекләренең иң вәхши өлеше башланган. Оператив хезмәткәрләр бернигә дә карамыйча җинаятьне, хәтта физик көч кулланып та, үз өсләренә алдырырга тырышкан”, ди Маркин.
Ябык ишекләр артында үтсә дә мәхкәмә утырышларына игътибарның зур булачагы, федерал каналларда киң яктыртылачагы сизелеп тора. Шолохов та, җинаять кануннарында “тамаша процесс”, ягъни “показательный процесс” дигән төшенчә булмаса да, “Дальний” эшен карауның шул рәвешле булачагын кире какмый.
"Дальний"дан соң полициянең эшчәнлеге уңай якка үзгәрмәде"
Абруе шактый пычранган һәм гади халык арасында ышаныч тудырмаган Русия полициясе соңгы вакытта реформалар үткәреп, төрле PR чаралар үткәреп чистарынырга тырыша. "Дальний" эшен карауны зурлап яктырту да "менә без җинаять кылган полиция хезмәткәрләрен дә канун нигезендә хөкем итәбез" дигәнне халыкка сеңдерү булырга мөмкин.
Узган елның 9 мартында 52 яшьлек Сергей Назаров туры эчәге ярылып “Дальний” полиция бүлегеннән хастаханәнең реанимация бүлегенә эләкте. Үләр алдыннан ул туганнарына полиция хезмәткәрләренең шампан шешәсе белән көчләүләрен сөйләде. Бу хәл шунда ук дөньяга таралды. Русиядә зур шау-шу туды. “Дальний”ның биш хезмәткәре тоткарланды. Казанда тикшерүләр башланды һәм мондый хәлләрнең әлеге полиция бүлегендә инде гадәткә әйләнгән күренеш икәнлеге, башка җинаятьләрдә шикләнелүчеләр булуы да ачыкланды. 24 апрельдә бу бүлекнең элекке башлыгы Илгиз Әхмәтҗанов та җинаять кылуда шикләнелеп кулга алынды. Җәнҗалдан соң Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров вазифасыннан китәргә мәҗбүр булды.
Хәзер сигез кеше мәхкәмә каршына баса. Әхмәтҗанов авырганга аның эше аерым каралачак дип хәбәр ителә.
Шолохов сүзләренчә, Русиядә полиция бүлегендә тоткарланучының үлү очраклары әледән-әле булып тора. “Ә Казандагы хәл дөньяга таралды, ничек булды – шулай булды инде”, ди Шолохов.
Аның сүзләренчә, “Дальний”дагы хәлләрдән соң полиция эшчәнлегенең уңай якка үзгәрүе сизелми. “Дальний” эшен карау озакка, кимендә бер елга сузылырга мөмкин", ди Шолохов.
Элек полициядә эшләгәннәр: җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы урынбасары 25 яшьлек Алмаз Василов; җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы 31 яшьлек Айнур Рәхмәтуллин; полиция бүлеге башлыгы урынбасары, криминал милиция бүлеге җитәкчесе 26 яшьлек Фаил Сабирҗанов; милиция хезмәткәрләре 24 яшьлек Илнар Ибатуллин; 25 яшьлек Рамил Әхмәтҗанов, 29 яшьлек Әмир Шәрифуллин; 28 яшьлек Александр Фадеев һәм 23 яшьлек Денис Васильев вазифалары кысаларыннан чыгуда гаепләнә.
Әхмәтҗанов, Ибатуллин һәм Сабирҗанов тагын Назаровның сәламәтлегенә зур зыян салуда да гаепләнә.