Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "гараж ярминкәләре" уза


Казанда "гараж ярминкәләре" уза
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:21 0:00

Казанда "гараж ярминкәләре" уза

Күп илләрдә популяр булган “гараж ярминкәләре” (Garage Sales) Казанда да уза башлады. Һәвәскәр дизайнерлар, коллекционерлар, кул эшләре осталары монда үз хезмәт җимешен сата.

Ярминкәдә төрле өс һәм аяк киемнәре, бижутерия, уенчыклар, күбәләк-галстуклар, йоннан ясалган уенчыклар, маркалар һәм башка әйберләр табарга була. Гомумән киштәләрдә яткан әйберләрне винтаж стиле белән тасвирларга була. Ярминкәнең төп шарты – куелган бәя 500 сумнан артмаска тиеш.

Garage Sale’ның соңгысы Казанда узган якшәмбе үтте. Махсус чакырылган диджей яңгыраткан музыка мәйданчыкны чын ярминкәгә әйләндерә. Сәүдә гөрли, сатулашу сәләтен дә эшкә җигүчеләр күп. Беләзек сатып алган яшь кызлар шатлана-шатлана Instagram-да яңалыгы белән мактана. Бер урында шул кадәр күп үзенчәлекле кул эшләрен еш күреп булмый, шуңа күрә шәһәр фотографлары да чараны урап узмый. Керү бәясе – 30 сум.

Тимур Тукаев, “Гараж ярминкәсен” оештыручы:

“Чараның төп максаты – яңа хәрәкәт башлап җибәрү, Казанда вакытны кызыклы итеп үткәрү өчен бер мөмкинлек булдыру. Безгә кадәр мондый төсмердәге чараларны уздыручы юк иде әле. Шуңа күрә без шәһәр тормышына үзебезчә яңалык кертергә булдык һәм шушы чараны уздырдык. Халык бирегә нәрсәдер сатып алу өчен генә түгел, ә музыка тыңларга, биергә, танышырга, аралашырга, ягъни күңел ачарга килә. Әлбәттә инде бәясе 500 сумнан артмаган берәр шәп нәрсә сатып алырга да. Монда нәрсә генә юк: винил пластникалардан беләзекләргә, фотоаппаратларга кадәр. Шәхсән мин бу ярминкәдә үземә 500 сумга шәп спорт аяк киеме алдым”.
XS
SM
MD
LG