Бүген Бостонда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов АКШ һәм Канадада яшәүче татарлар белән очрашты. Анда студентлар, аспирантлар, Төньяк Американың эре шәһәрләрендәге татар оешмасы вәкилләре катнашты.
Очрашудага килгән Канада татарлары Монреаль һәм Торонтодагы татар җәмгыятьләре эшчәнлеге белән таныштырды. Алар Торонтодагы быел унынчы тапкыр Сабантуй оештырылуын әйтте.
Шуннан соң Миңнехановка быелгы Сабантуйда төшерелгән видео тәкъдим ителде.
Моннан тыш Татарстан кунаклары өчен концерт оештырылды. Анда ана телендә җырлар башкарылды, биюләр күрсәтелде, шул исәптән “Бәйрәм” һәвәскәр ансамбле артистлары да чыгыш ясады.