Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, туган якны өйрәнүче татар зыялысы Мәдинә Рәхимкулованың беренче кызы Динә – Норвегиядә, икенче кызы – Диләрә Петербурда яшәү сәбәпле, музей ачу тантанасында катнаша алмадылар. Мәдинә Рәхимкулова исемен йөрткән мәктәп музеенда кунаклар өчен беренче экскурсия үтте.
– Минем Оренбурдан чыгып киткәнемә илле ел була, туган шәһәремдә сирәк булырга туры килә. Оренбурлыларның әниебезне шулай итеп зурлауларына мин зур рәхмәтле, дип сөйләде Мәдинә Рәхимкулова белән Якуб Шабакаевның олы кызлары Динә Һаральдсон.
Кызлары Динә – әнисе кебек берничә китап авторы. ”Русча-исландча” сүзлек берничә ел элек Рейкъявикта чыккан. Әлеге хезмәт өчен Динә-Шабакаева-Һаральдсон һәм ире Һелги Һаральдсон Исландия президенты тарафыннан лачын ордены белән бүләкләнә. Әниләре Мәдинә Рәхимкулова да үзенең тирән белемнәре белән күпләрне сокландырды.
Мәдинә Рәхимкулова – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, төбәкне өйрәнүче тарихчы, язучы, мөгаллимә, белгечлеге буенча физик, меценат, гаять зыялы, иманлы кеше иде. Әле торгынлык елларында, тыелган заманнарда Дәрдмәнд-Рәмиевләр, Ризаэддин Фәхретдин, Хөсәеновлар турында җентекләп мәгълүмат җыеп, алар турында китаплар чыгарды, бу шәхесләр яшәгән йортларга таштакталар куйдыра алды, уку йортларының татар бүлекләрендә яхшы укучы студентларга махсус стипендияләр булдырды.
– Мәдинә апа Ризаэддин Фәхретдин, Хөсәеновлар турында 90нчы елларда, беренчеләрдән булып яза башлаган кеше, аннан соң гына бу эшкә Казан белән Уфа алынды, диде мөгаллимәнең укучысы Хазирә Әбдельмәнова.
Оренбурның 38нче санлы татар мәктәбе музеена да зыялыбызның исемен бирү очраклы түгел. “Ул мәктәптә шахмат-шашка турнирлары үткәрде. Балаларга бүләкләрне дә үзенең кечкенә пенсиясеннән ала торган иде”, дип хәтерен яңартты музей мөдире Тәнзилә Килмәтова.
Татар зыялысы чит илләрдә яшәүчеләр белән дә аралашып торды. Соңгы төшерелгән видеотасмада ул Төркия кунагы – Зәки Вәлиди кызы Исәнбикә Тоган белән.
Мәдинә апаның шәкертләре, якыннары бүген аның үзен зурлыйлар. “Әниебез үз халкының кызы булды. Татарларга багышлап язган китаплары да 20дән артты. Менә безгә дә шулай итеп яшисе дә бит”, диде Мәдинә Рәхимкулованың кече кызы Диләрә Позднякова.
Элек музей мәктәпнең бер кечкенә бүлмәсендә урнашкан булса, яңасы ике тапкыр зуррак. Бирегә килгән һәркем Мәдинә Рәхимкулова дөньясы белән танышып, үзенә илһам алып китәчәк.