Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шамил Закиров каберенә таш куелды


Шамил Закиров каберенә таш куелды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:31 0:00

4 октябрьдә Камал театрының Казандагы Иске татар зиратында җирләнгән элекке мөдире Шамил Закиров каберенә таш куелды. Чарада Камал театры хезмәткәрләре, татар зыялылары, журналистлар катнашты.

Мәрхүмнең зиратка керүгә үк сул якта урнашкан каберенә куелган ташка Шамил Закировның фотосурәте ясалган. Рәсем астына исеме, туган һәм вафат булу көннәре, ә иң аскы өлешкә дүрт юллык шигырь язылган:

"Ишегең күк, ачык иде һәрчак
Өрфиядәй җаның, күңелең.
Шатлык җыеп җирдә яшәдең дә,
Кайгы булып ташып түгелдең..."

Шамил Закиров каберенә куелган кара мәрмәр ташны ачу чарасында Камал театры хезмәткәрләре, татар зыялылары, журналистлар катнашты. Аларның күбесе кулларына кызыл гөлчәчәкләр тотып килде.

Чара барышында чыгыш ясаган Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, "Минемчә Шамил Закировның рухы шат. Чөнки ул башлаган эш бүгенге көндә дә дәвам итә. Аның ишеге һәрчак ачык. Безнең театрда Шамил Зиннурович барыбер безнең белән кебек", дип белдерде.

Татарстан парламенты депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев исә, "Бүгенге көндә татар дөньясында атаклы шәхесләр бик күп. Безнең атаклы язучыларыбыз, атаклы галимнәребез, атаклы шагыйрьләребез бар. Әмма бүгенге көндә татар тарихында шагыйрь дә булмыйча, галим дә булмыйча, язучы да булмыйча хөкүмәт эшендә эшләп бу кадәр халык мәхәббәтен яулаган кешене мин хәтерләмим", дип чыгыш ясады.

Разил Вәлиев үз чыгышын, Шамил Закиров вафат булган көнне язылган "Тукай затыннан" исемле шигырен укып тәмамлады.

Барлык чыгышлардан соң мәрхүм Шамил Закировка атап дога кылынды.
XS
SM
MD
LG