Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда русча-удмуртча-татарча сүзлек чыкты


Рус-удмурт-татар сүзлеге
Рус-удмурт-татар сүзлеге

Казанда русча-удмуртча-татарча сүзлек дөнья күрде. Әлеге сүзлекнең авторы – Удмурт дәүләт университеты профессоры Риф Насыйбуллин. Сүзлеккә кулланышта булган 13 мең сүз, сүзтезмәләр кертелгән. Ул ике мең тиражда басылып чыккан.

Риф Насыйбуллин сүзләренчә, соңгы ике дистә елда удмурт телендә басылып чыккан китаплар шундый тираж белән дөнья күрмәгән. Галимнең берничә ел элек басылган тематик сүзлеге бары тик йөз данәдә генә басылган. Аны нәшер итәргә республиканың милли сәясәт министрлыгы акча бүлеп биргән булган. Китапны министрлыкка килгән түрәләр үзара бүлешкән, мәктәп һәм вузларга бер генә сүзлек тә барып ирешмәде, дип әйтте Насыйбуллин.

Рус-удмурт-татар сүзлеген Удмуртиядә нәшер итү нияте белән Риф әфәнде республика җитәкчеләренә, төрле оешмаларга мөрәҗәгать итүен әйтте. Әмма республикада акча табылмаган. Шуңа да галим Татарстан Дәүләт шурасына мөрәҗәгать иткән. Аның күләмле эшен тикшереп, сүзлекне нәшер итәргә кирәк дигән карарга килгәннәр. Риф Насыйбуллин әйтүенчә, аңа Татарстаннан мөхәррир Рәмзия Шакирова белән күп кенә эшләргә туры килгән. Татарстанда сүзлекләр эшләү тәҗрибәсен киләчәктә кулланырга ниятли ул.

Сүзлек авторы Риф Насыйбуллин
Сүзлек авторы Риф Насыйбуллин
Риф Насыйбуллин – Башкортстанда туып үскән, татар, удмурт, рус телләрендә иркен аралаша. Мәктәптә хәтта татар сыйныфында укыган да. Бөре педагогия институтында да татар телен үзләштергән. Тәтешле район газетасында тәрҗемәче булып эшләгән. Аңа татарчадан удмурт теленә мәкаләләр тәрҗемә итәргә туры килгән. Риф әфәнде сүзләренчә, ул күптән инде күптелле сүзлек төзү нияте белән йөргән. Хәтта мәктәп елларында ук рус-удмурт-алман-татар телле сүзлек төзи башлаган. Әлеге рус-удмурт татар сүзлегенең кирәклеген ул Удмурт дәүләт университетында татар бүлегендә студентларга рус һәм удмурт, удмурт һәм татар телләренең чагыштырма грамматикасын укытканда аңлаган. Шушы дәресләрдә килеп туган проблема аңа шушындый сүзлек төзергә этәргеч биргән дә инде.

Яңа сүзлекнең күп өлеше Татарстанда күмәк яшәгән удмурт авыл мәктәпләренә җибәреләчәк. Шулай ук сүзлек татар һәм удмурт телләре белән кызыксынучылар, бу телләрне өйрәнергә теләүчеләр өчен дә ярдәм итәчәк.

Галим киләчәктә әлеге сүзлекне баетып, шулай ук аңа башкорт телен дә өстәп төзергә ниятли. Бу китапны Башкортстанда яшәүче удмуртлар өчен кирәкле дип саный.
XS
SM
MD
LG