Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә тагын мөселманнар тоткарланды


Мәскәүдә "Әт-Тәкъфир вәл-Һиҗрә" ислам оешмасы тарафдары булуда шикләнүчеләр тоткарланды
Мәскәүдә "Әт-Тәкъфир вәл-Һиҗрә" ислам оешмасы тарафдары булуда шикләнүчеләр тоткарланды

Мәскәүдә тагын бер төркем мөселман тоткарланган. Русиядә мондый тоткарлаулар инде гадәткә керде.

27 ноябрьдә Русия эчке эшләр министрлыгы Мәскәүнең көнчыгышында ФСБ һәм полициянең “Әт-Тәкъфир вәл-Һиҗрә” ислам радикал оешмасы тарафдарларын тоткарлавы турында мәгълүмат таратты. Тентү барышында аларда корал, шартлаткычлар, интихарчы билбавы табылган икән. 15 кеше тоткарланган. Әлеге кешеләрнең кемнәр булуы турында беркайда да мәгълүмат юк.

Азатлык радиосы аңлатма алу өчен Русия эчке эшләр министрлыгына шалтыраткан иде.

“Хәзер әле чара дәвам итү сәбәпле, бездә әлегә бу мәгълүмат юк. Ниндидер өстәмәләр булса без аны интернет сәхифәбезгә куярбыз”, диделәр матбугат үзәгендә.

Гәрчә тоткарлаулар турында мәгълүмат инде иртүк таратылса да, әлеге 15 кешенең кемнәр булуын әйтә алмаулары, әлбәттә, сәер тоела.

Шулай ук күп вакытта мөселманнар тоткарланган көнне үк федераль каналлар берсен-берсе уздыра-уздыра бу хакта күрсәтергә яратса, бу юлы ни сәбәптәндер алар бу хакта бик “саран” мәгълүмат бирә. Әлеге чара ноябрь башында Балашихадагы тоткарлауларның дәвамы булуы гына әйтелде.

Русия мөфтиләр шурасында да бу хәрәкәт һәм тоткарлаулар турында интернетен гына белгәннәр.

Шура рәисе урынбасары Рушан Габбасов сүзләренчә, “Әт-Тәкъфир вәл-Һиҗрә” оешмасы турында ул әле беренче тапкыр гына ишетә. Тоткарлауларга килгәндә, ул әллә ни аптырамавын белдерде.

“Монда һәрвакыт кешеләрне тоткарлыйлар, шуңа инде гаҗәп түгел. Ислам дине кешеләрне үтерүгә һәм зарар китерүгә каршы, шуңа дин белән бәйләргә кирәкми. Ә монда интихарчы билбауларын табу турында сөйли башладылар”, ди ул.

Чыннан да, Русиядә мөселманнарны тоткарлаулар инде гадәткә керде. Аларның күбесен җәмәгатьчелек хәтта белми дә кала. Чынлыкта мөселманнар җәберләнмәгән бер генә Русия төбәге дә, мөгаен, юктыр.

Татарстан һәм Башкортстанда нигездә “Хизб ут-Тәхрир” хәрәкәте вәкилләрен тоткарлаулар турында әйтелә, ә менә шулай ук Русиядә тыелган “Әт-Тәкъфир вәл-Һиҗрә” оешмасы турында әллә ни ишетелгәне юк иде.

Бары моннан өч ел элек Татарстанда “тәкъфирчелек” хәрәкәтенә катнашуда шикләнелгән дүрт кешегә кисәтү ясалды.

Алар Пакстан һәм Әфганстан чигендә булган сугышу тәҗрибәсен алып инде монда шөгыльләнергә дип кайтканнар, диелде.

Әлеге оешма, прокуратура кисәтүендә язылганча, иң радикаль ислами оешмаларның берсе булып тора. Оешма идеологиясе һәр мөселман “кәферләр” белән җиһад алып барырга тиешлегенә нигезләнә. Ә җиһадны танымаган һәр кеше “кәфер” булып тора. Җиһад дөньяви характердагы һәр дәүләт җирлегендә бара ала. Әмма оешма әгъзаларына “дошман” җирендә тору тыела, бары тик сугышу максатында гына ул җирләрдә яшәргә ярый.
XS
SM
MD
LG