Интернетка Чечня эчке эшләр министрының беренче урынбасары Апти Алаудиновның Урус-Мартан каласында җирле полиция белән очрашканда әйткәннәре язылган видео чыкты.
Башкала Грозныйдан 20 чакрымда гына урнашкан бу шәһәргә килеп Алаудинов яңа гына ачылган полиция бүлеге башлыгы һәм шәһәр хакимияте вәкилләре белән очрашты.
"Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров (ул аны "хуҗа" дип атый - А.К.) сезгә "чиксез вәкәләтләр" бирә", диде министр урынбасары.
Аның сүзенә караганда, мондый вәкаләтләргә ислам фундаменталистына охшаш һәркемне кулга алып төрмәгә ябу яки үтерү дә керә.
"Менә янымда полиция бүлегенең яңа башлыгы утыра. Шәхсән үзенә әйттем – из аларны, тапта. Төрмәгә ябасың килсә – яп. Кесәләренә берәр әйбер салырга теләсәң – сал. Үтерергә теләгән кешеңне үтер, теләгәнеңне эшлә. Хуҗабыз моны сезгә әйтергә кушты. Валлаһи, мин моны тулысынча хуплыйм."
1990 елларда Урус-Мартанда бәйсезлек сугышчылары белән федераль көчләр арасында каты бәрелешләр барды.
1999 елда Русия гаскәрләре Грозныйны очкычлардан утка тотканда Урус-Мартанда ике меңләп сугышчы качып ята, дип исәпләнә иде.
Министр урынбасары Урус-Мартан түрәләрен ислам сугышчыларына күз йомуда гаепләде. Бигрәк тә шик астына туганнары эләккәндә рәсмиләр бернинди дә чара күрми, диде Алаудинов һәм моны туктатырга чакырды.
"Туганнарыгызны яшерү булмаячак моннан соң. "Туганым ул минем, җәза башкаларга бирелсен дә, туганымны аклыйк" дигән сүзләр булмаячак. Һәркем үз өендә тәртип ясасын", дип кисәтте Алаудинов.
Болар барысы да интернетка чыккан видеода да бар.
Алаудинов шулай ук Кадыйровны тәнкыйтьләгән һәркем җәза алачак, дип куркытты.
"Дәүләт эчендә дәүләт"
Кеше хокукларын яклаучы Human Rights Watch оешмасының Русия белгече Татьяна Локшина, Алаудиновның бу белдерүләре Чечня рәсмиләренең даими рәвештә Русия кануннарын бозып килүенә, халыкара кануннарга килгәндә дә Русияне санга сукмавына тагын бер дәлил, ди.
"Бу инде елларча дәвам итә. Кадыйров Русия эчендә үзенә тагын бер дәүләт төзеп кануннарны санга сукмыйча идарә итеп утыра", диде Азатлыкка Локшина.
Хокук яклаучы сүзләренә караганда, Кадыйров үзе шулай эшләргә куша.
"Республика башлыгы да сүзен үлчәп сөйләшә белмәгәндә, полиция башлыкларыннан башкасын көтеп тә булмый инде", диде Локшина.
"Алаудинов әйткән кебек сүзләр бер кайчан да рәсми кеше авызыннан чыгарга тиеш түгел, бу канунсыз һәм куркыныч, әмма кызганыч ки, Алаудинов әйткәннәр Чечня полициясенең эш алымнарын яхшы чагылдыра", диде хокук яклаучы.