Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстанда өч кенә җырчы бар – Илһам абый, Әлфия апа һәм башкалар"


"Әлфия апаның тамашасын күп еллар бергә үткәрик"
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:08 0:00

Әлфия Афзалова хөрмәтенә зур концерт күренешләре. Автор видеосы һәм фотолары

15 гыйнвар Татар дәүләт филармониясенең концерт залында Татарстанның халык артисты Әлфия Афзалованың туган көне уңаеннан зур концерт оештырылды.

Әлеге концерт танылган җырчылар Резедә Шәрәфиева, Рөстәм Закиров, Бәширә Насыйрова, Хәмдүнә Тимергалиева, Нәфкать Нигъмәтуллин, Салават Фәтхетдинов, фольклор музыка дәүләт ансамбле һәм "Балкыш", "Татар моңы" кебек фестиваль лауреатларының сәнгати югарылыктагы чыгышлары белән истә калды.

"Татар сәнгатебезнең иң югары ноктасы бүген бәйрәм итә – Әлфия апабыз, арабызда Илһам абый утыра. Мин алар алдында баш иям", диде җырчы Хәмдүнә Тимергалиева.

Салават Фәтхетдинов та җырларын үтемле, шаян чыгышы белән җөпләп куйды.

"Яратып әйткән сүзләремнең берсе шул, мин аны горурланып әйтәм, башка җырчылар да килешер дип уйлыйм. Татарстанда өч кенә җырчы бар – Илһам абый, Әлфия апа һәм башкалар. Шул башкаларга мин дә керәм", дип Салават зал тулы тамашачыны шаулатып алды.

Хәер, бу кичне залдагы халык сәхнәдәге артистларга һәм башкаручыларга рәхәтләнеп кул чапты, "алкышлар" дип мәҗбүри этәрүче булмады. Әлфия Афзалова да сәхнәдә сәгатьләр буе тамашачы алдында утырмады, балконнан җайлап кына концерттан тәм алып карады.

Салават елмаеп әйткәнчә, киләчәктә бу практиканы башка өлкән җырчылар да кулланыр мөгаен.

Туган көн концерты барлык чыгыш ясаучылар һәм тамашачылар катнашында "Туган тел" җырын башкарып тәмамланды.

XS
SM
MD
LG