Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тираж кимү нәрсәгә ишарәли?


Укучылар кәгазьдән бизә бара
Укучылар кәгазьдән бизә бара
2014 елның беренче яртыеллыгына татар газеталарының тиражлары билгеле булгач, кәеф кырылды - тиражлар төшкән. Елның беренче яртысына тираж төшү хәтәр үл, пошаманга сала, чөнки аннан соң килүче җәйге-көзге сезонга язылуның болай да сүлпәнрәк бара торган гадәте бар, димәк, хәл тагын да катлауланырга мөмкин. Үзен татар дип белгән һәм милләтенең бетүенә каршы торырга тырышкан һәр милләтәшем кебек үк, мин дә татар матбугатының укучылары кимегәнгә борчылам, болай барса, минем балалар, оныклар татарча газет-журнал укудан мәхрүм калмаслармы дип уйланам.

Ник болай соң әле бу? Татар халкы кимедеме? Укучылар битарафмы? Журналистлар начар эшлиме? Татар матбугатының тиражына йогынты ясарлык вакыйгалар булдымы?

Һәммәсеннән беразлап бардыр. Әмма төп сәбәп башкада. Укучылар коточкыч тизлек белән кәгазьдән бизә бара. Һәм басма матбугат чараларына бу хәлдән файдалану зарур. Әйе, нәкъ менә җиң сызганып файдалану. "Татар газеталары бетә, безне укымыйлар, кимибез" дигән пессимистик уйлар бу очракта урынсыз, алар проблемны хәл итми. Теләк булса да, булмаса да, арбадан төшеп калмас өчен трендка иярергә кирәк.

Тренд исә куәтле - "биш экран концепциясе". Соңгы арада бөтен донья матбугат чаралары эшне шул концепциягә нигезләнеп оештыру ягын карый. "Биш экран" дигәндә, белгечләр контент таралышын тәэмин итүче чараларны күздә тота: ноутбук яки десктоп, смартфон, планшет, интернетка тоташкан телевизор һәм автомобиль мультимедиа җайланмасы. Укучы да дөнья белән бергә атлый: хәзер барысында да смартфон, планшет, интернет бар. Укучыны куып тотып газетаны аңа уңайлы форматта тәкъдим итү - татар телле матбугат чаралары алдында торган зур максат. Бишесен үк берьюлы колачлап булмаса да, ныклы адымнар ясый башларга күптән вакыт.

Интернет үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?

Интернетта бүген татар газеталарын укып булмый дип әйтү дөрес булмас - һәр матбугат чарасының сайты бар үзе. Әмма редакцияләрнең үз сайтлары белән нишләргә белмәүләре ачык сизелә. Матбугат.ру һәм башка татар телле интернет-проектларның җитәкчесе Данил Сәфәров да моны сизгән. "Кем буш – сайтны шул алып бара. Кайчан вакыты бар – шулай элә. Шимбә-якшәмбегә исә сайтлар, гомумән, “үлеп кала” сыман. Онлайн укучылар админның дүшәмбе көнне иртән эшкә чыгып, чәй эчеп, сайтка җомга көн яңалыкларын элүен көтсенме?" - ди ул.

Чыннан да, әлегә сайтлар редакцияләрдә авыр йөк булып яткан кебек. Моның сәбәбе - эш рәтен белмәүдә һәм белергә теләмәүдә. Сайтлары ачылганга инде шактый вакыт үтүгә карамастан, редакцияләр аны укучыларга җайлы булсынга һәм барысына да күренсенгә дип алып бармый, боерык үтәгән кебек кенә, иренеп кенә өстери. Нәтиҗәдә басма матбугат чараларыннан кызыксыз булганга түгел, ә уңайсыз булганга баш тарткан укучыларга нишләргә кала? Укырга күнегелгән матбугат чарасының тулы куәтенә эшләүче интернет версиясен таба алмагач, укучы мәгълүмат эзләп башка чараларга күз сала башлый, күп очракта алар рус телле булырга мөмкин. Укучы алдында бары тик татарча укый алу проблемасы тормый бит, ул башка телләрне дә аңлый. Шул рәвешле татар матбугат чаралары үз укучыларын югалта. Әле, өстәвенә, телебезнең дә кулланылышы кими.

Газетаның интернет версиясе, Данил Сәфәров фикеренчә, басма газетаның күчерелмәсе кебек түгел, ә аерым матбугат чарасы буларак эшләргә тиеш. Интернетның мөмкинлекләре чиксез, бер җаена төшенсәң, интернетта газета алып бару мавыктыргыч эшкә әйләнергә мөмкин. Сайтта укучылар белән оператив фикер алышырга, сораштырулар үткәрергә була, интерактив сәхифәләр булдырып, видео һәм аудио трансляцияләр, түгәрәк өстәл форматындагы чаралар, әңгәмәләр оештырып була. Әлегә татар матбугат чаралары сайтларында болар кулланылмый, шуңа сайтларга керүчеләр дә сирәктер - күршедәге рус телле сайтта күпкә кызыграк контент бит. Бу чараларны булдырып, эшләп карамыйча, укучылар белән интернетта элемтә булдырмыйча (шул исәптән социаль челтәрләр аша да) безнең сайтка барыбер кермиләр дип уйлау дөрес түгел, җавапсызлык бу.

Монда реклам турында да әйтми булмый, чөнки базар мөнәсәбәтләре заманында яшибез. Матбугат чараларының электрон версияләре яхшы гына эшләп киткән очракта реклам бирүчеләрне дә җәлеп итү җиңелрәк булачак, чөнки сайтта күп төрле реклам чараларын кулланып була, реклам бирүчеләргә сайлау мөмкинлеге туачак. Сайтка кеше никадәр күбрәк керсә, реклам бирүчеләр шул кадәрле кызыксыну белдерәчәк. Татар рекламы да үсәр дигән өмет тә бар. Сүз уңаеннан гына әйтим, сайтны монетизацияләү, ягъни сайт ярдәмендә акча эшләү мөмкинлекләре рекламнан башка да бихисап.

Тагын бер калкып торган проблем - ул да булса татар матбугат чаралары сайтларның эзләү системаларына көйләнмәгән булуы. Онлайн-газеталарның күбесен эзләү системалары (Яндекс, Гугл) күрми. Метатегларны газет-журнал исемнәренә генә кайтарып калдыру дөрес түгел, потенциаль укучылар аларны төрлечә эзләп карарга мөмкин бит. Ничек эзләсәләр дә, табылырлык булсын! Шуңа мин мөхәррирләргә тиз арада веб-студияләргә мөрәҗәгать итеп, бу хатаны төзәтергә киңәш итәм.

Сайтны ничек кирәк, шулай эшләтеп җибәргәннән соң икенче бурыч булып аның мобиль версиясен булдыру торырга тиеш. Мобиль версия смартфон, планшет кулланучы укучыларга уңайлы.

Укучың кайда йөри, татар газетасы?

Интернетка күчтек дип газетаны кәгазьгә басуны да туктатырга ярамый. Бәлки, кайбер укучылар очраклы җуелгандыр? Бу уңайдан укучыларының "поведенческий факторын", ягъни бүгенге хәлгә китергән вакыйгалар эзлеклелеген өйрәнү зарур.

"Ник язылмаган?" дип тикшерә китсәң, бөтенләй көтелмәгән нәтиҗәләргә тап булырга мөмкин. Мин фокус-төркем җыеп бераз тикшердем һәм очраклы рәвештә менә нәрсәгә тап булдым. Көлке, хәттә пүчтәк дияр идем, әмма хагы шул. Баксаң, кеше хәзер почтага йөрми, чөнки элек почтада гына башкарыла торган эшләр (фатир өчен түләү, мәсәлән) интернетка күчте. "Фатир өчен түләп кайтыйм әле, шул уңайдан газетка да язылырмын", дип ниятләүчеләр шактый кимегән, димәк. Почтага юл уңае түгел, бүген керәм, иртәгә керәм, дип йөреп, ул эш онытыла, аннан аңа кул селтәнә. Кыскасы, кешенең почтага кереп газетка язылырга вакыты юк. Әллә бу тиражга йогынты ясамыймы? Ясый шул менә. Тагын берничә шуның ише фактор - һәм йогынты сизелерлек булачак. Тираж өчен, һәр берәмлек өчен көрәшкәндә аларның һәрберсен ачыклау һәм хәл итү кирәк.

Почта уңайсыз икән, димәк, альтернатив язылу чараларын үстерү юнәлешендә эшли башлау мөһим. Мәсәлән, газета сайтында язылуны оештырып буламы? Була! Хәзер зур үсеш алган, популярлашкан формат - landing page да бу уңайдан бик туры килә. Шулай ук QR код ярдәмендә дә газета-журналларга язылуны оештырып була, анысын элмә такталарга, газетаның һәр басма санына урнаштыр да куй бит инде, күп урын алмый. Бу төшенчәләр кемгәдер әлегә яттыр, әмма мин аларның ни аңлатканын әйтеп тормыйм, кызыксынган кеше гугл аша бөтен мәгълуматны таба ала, берочтан бәлки тагын күп нәрсә белер. Мүкләнү ярамый! Яңа мөмкинлекләр көн саен чыгып тора, хәзер ни генә юк бит.

Әйтәсем килгәне шул - тираж үстерүнең бөтен мөмкинлекләре дә әлегә кулланылмый, кулланылган очракта файдасы булмый калмас иде.

Кемдер, бәлки, татар аудиториясе моңа әзер түгел әле дияр. Бу сүзләрдә хаклык бардыр. Әмма алдан күрелгән чара соңыннан күрелгәнгә караганда яхшырак бит. Хәтерләсәгез, интернет белән дә шулай булды, татарлар әлегә әзер түгел, алар кәгазьгә басылганны гына укый дигән фикерләр күп булды. Хәлләр күз ачып йомганчы үзгәрде дә куйды - хәзер һәр авыл йорты саен интернет, әле җитмәсә берничә әсбапта. Яңа технологияләр уйлап тапкан оешмаларның маркетологлары актив эшли, шуңа бөтен төрле чаралар да татар аудиториясенә тиз үтеп керер дип фаразларга кирәк. Алга карарга. Алда булырга. Хәзер бит комфорт, уңайлыклар заманы, кешеләр моңа күнегеп бара. Үзләренә мәшәкать тудырып, татар газетасын эзләп йөрерләрме икән? Ай-хай.

Укучылар кими дигәнгә ышанмыйм мин. Тирән анализ ясамыйча, тестлар үткәрмичә, бөтен мөмкинлекләрне кулланып карамыйча алай дию дөрес түгел.

Алсу Исмәгыйлева
маркетинг белгече

Азатлыкның "Комментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG