Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан-Һельсинки очышлары турында килешенгән


Русия һәм Финляндия авиациясе вәкилләре арасында Казан-Һельсинки очышларын башлау турында килешенгән. Казан халыкара һава аланы хәбәренә караганда, бу очышларны Finnair һава юллары ширкәте оештырачак.

Finnair ширкәте исә Азатлык радиосына, "Русия Һелсинки-Казан арасында оча башлау рөхсәтен Финляндиягә бирүен бирде, әмма бу эшкә кайсы ширкәт алынуы әле билгеле түгел. Без башта мөмкин перспективаны белергә телибез, шуннан соң гына карар кабул итәчәкбез", дип белдерде.

Һельсинки - Төньяк Европаның иң зур һава аланнарының берсе, аннан Европа һәм дөньяның башка илләренә китеп була.

"Казан" һава аланы мөдире Алексей Старостин якын арада Казаннан шулай ук Прага һәм Барселонага очышлар башлау турында сөйләшүләр бара, дип белдерде. Испаниянең Vueling һава ширкәте инде Казан белән Барселона арасындагы очышларны 4 июньнән башлавын хәбәр итте. Очышлар атнага 2 мәртәбә булыр дип планлаштырыла.
XS
SM
MD
LG