Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда яшәүче сугыш ветеранына 90 яшь тулды


Зиннур ага Дәүләткиров тормыш иптәше Сәлимә ханым белән
Зиннур ага Дәүләткиров тормыш иптәше Сәлимә ханым белән

Ике Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы, Дан орденнары һәм күпсанлы медальләр иясе Зиннур Дәүләткировка туксан яшь тулды. Сугыш ветеранының олы юбилеен Ижау шәһәренең 55нче мәктәбендә зурлап билгеләп үттеләр.

Ижауның 55нче мәктәбендәге Русия батыры Илфат Закиров музеенда тантаналы чаралар уздыру гадәткә керде. Илфат Закиров шушы уку йортын тәмамлап, 10 ел элек Чечняда һәлак булды. Зиннур ага Дәүләткиров үзе дә биредә еш кына ачык дәресләрдә, кичәләрдә катнаша. Кадет сыйныфында укучылар ветеранны мәктәпнең ишек төбендә үк каршы алды. Музей бүлмәсенә ветеран милләттәшебез җитди генә атлап керде, залда җыелган өлкән сыйныф укучылары аны алкышлап каршы алды. Тантананы мәктәп директоры Ольга Сиунова башлап, ветеранның тормыш һәм сугыш юллары белән таныштырды, орден-медальләрен санап үтте. Тантананы укучылар дәвам итте. Алар шигырьләр укыды, җырлар башкарды.

Ветеран кадет сыйныфында укучылар белән
Ветеран кадет сыйныфында укучылар белән
Ленин районы администрациясе хезмәткәре Зиннур ага Дәүләткировка юбилей уңаеннан Русия президентының котлау хатын тапшырды. Сугыш ветеранын олы юбилее белән котларга республиканың ветераннар советыннан бер төркем отставкадагы хәрбиләр килгән иде. Полковник Фәндүс Хуҗин сугышта үзенең әтисе катнашуын искә алды. Шуңа да милләттәшебезне үз әтисенә тиңләвен җиткерде. Гомумән, өлкән буын җилкәсенә төшкән бихисап авырлыклар кичерергә туры килүенә карамастан, аларның тормышка карашы горурлану хисе тудыра, диде Удмуртия республикасы ветераннар шурасы әгъзасы Фәндүс Хуҗин.

Армия ветераннары Зиннур аганы үз әтиләре кебек күреп, аның белән ихластан горурлану хисләрен җиткерде. 90 яшьлек Зиннур Дәүләткировның тормышка заманча карашын, бүген дә җитезлеге, эш сөючәнлеге, үсеп килүче буында патриотик рух тәрбияләүдә үрнәк булуын, бу һәм башка сыйфатлары белән башкалардан аерылып торуын билгеләде.

Ветеранны татар сыйныфында укучылар котлый
Ветеранны татар сыйныфында укучылар котлый
Ватан сугышы ветеранының районда гына түгел шәһәр һәм республика күләмендәге чараларда әле дә актив катнашуын, киңәшләре белән өлкән буынга теләктәшлек белдерүен, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә роле зур тотуын билгеләп үттеләр Ижау шәһәре Ленин районының ветераннар оешмасы вәкилләре.

Ижау шәһәренең Ленин районы ветераннар шурасы рәисе урынбасары Әлфия Хәйруллина сүзләренчә, районда 2013 елда йөздән артык сугыш ветераны исәпләнсә, бүген аларның саны сиксәнгә генә калган. Ветераннар шурасы әгъзалары аларның һәрберсе белән тыгыз элемтәдә тора, исән чакта хөрмәт күрсәтергә омтыла.

Очрашудан соң истәлеккә фото
Очрашудан соң истәлеккә фото
Ветеранның сугыш елларында фашистларга каршы көрәштә күргән михнәтләрен балалар тын да алмыйча тыңлады. Аларның берсенең дә туксанга җиткән бабасы юк бит. Курски дугасындагы хәл иткеч бәрелешләрдә катнашкан Зиннур ага. Кеннигсбергны азат итүдә катнашуы, фашистларны илебезнең чикләре аркылы куып чыгарылуы турында ишетү - болар бит сугыш эпизодларын китаплардан уку яисә кино карау түгел. Сугышта катнашкан ветеранның кичерешләрен тыңлау укучыларга нык тәэсир итте. Шул ук вакытта өлкән яшьтәге солдатның үсеп килүче буынга теләкләре дә яңгырады.

Ветеран балалар чыгышын тыңлый
Ветеран балалар чыгышын тыңлый
Очрашудан соң егетләр дә горурлык хисләрен яшермәде. Дима Корнилов, Денис Глазырин, Данил Кемакин сүзләренчә, алар шундый шәхес белән очрашудан канәгать. Аның җитезлеге дә сокландырган. Егетләр, кирәк икән, илебез чикләрен сакларга әзер булуларын да җиткерде.

Шундый очрашулардан соң ветеран төннәрен йокламый икән. Туган якларына әйләнеп кайта алмаган дуслары күз алдына килеп баса. Шуңа да ветеран сүзләренчә, орден-медальләреннән дә кыйммәтле бүләк - исән-сау туган иленә кайтып, гаилә корып, 90 яшенә җитүе.

Балалар котлый
Балалар котлый
Тугыз дистәне тутырып, бүген дә шат күңелле, җитез булу серләрен дә чиште ветеран. Бу, үз чиратында, үсеп килүче буынга васыять буларак та яңгырый.

“Үз-үзеңне саклау өчен исерткеч эчемлек эчмәскә, тәмәке тартмаска, сабыр булырга, кешеләргә якты йөз күрсәтеп, кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә, масаймаска. Иң мөһиме – эштән курыкмаска. Болар бөтенесе дә шатланып яшәргә этәргеч бирә”, диде 90 яшен тутырган сугыш ветераны Зиннур Дәүләткиров.

Зиннур аганың сугыш юлларын удмурт язучысы Николай Кузнецов тәфсилләп өйрәнгән. Сугышчыны орден һәм медальләргә тәкъдим иткән документларны хәрби архивлардан табып, аларны үзенең китабында да язып чыкты. Әлеге китап Зиннур ага кунакларында зур кызыксындыру уятты.

Ветеран гаиләсе белән
Ветеран гаиләсе белән
Зиннур ага Дәүләткировның батыр сугышчы гына түгел, кайгыртучан гаилә башлыгы, кызы һәм улы, күпсанлы оныкларына таләпчән әти, дәү әти булуын җиткерде тормыш иптәше Сәлимә ханым. Зиннур аганың улы Дамир бүген Түбән Кама шәһәренең сугыш ветераны, өч Дан ордены иясе Рифкать Гайнуллин урамында яши. Рифкать Гайнуллин әтисенең сыйныфташы булган, бергә сугышка киткәннәр. Ике ветеранның очрашып сөйләшүләрен хәтерли Дамир әфәнде. Ул спорт белән шөгыльләнгән, ирешкән уңышларын әтисенә багышлавын да җиткерде. Кызы Вәсилә исә, үзенә тормыш иптәшен сайлаганда әтисенә ошаган, җитез, эчкерсез, эшчән егеткә өстенлек биргән.

Унынчы дистәгә чыккан ветеран үз куллары белән салган өендә гомер итә. Дөрес, хәзер өйне тиешле дәрәҗәдә карап тору җиңел түгел. Сугыш һәм тылда хезмәт иткән ветераннарның тормышын кайгыртып, яшәү шартларын җиңеләйтү максатыннан ил күләмендә төрле карарлар кабул ителсә дә, Зиннур ага Дәүләткиров әлегә сугыш ветераннары өчен тиешле бер генә ташламаны да кулланмаган. Кичәдә шәһәр шурасы ветераны Шамил Утәшев Зиннур агага фатир бирүне сорап чыгарга дигән тәкъдим белән чыкты. Аны ветераннар шурасы хуплап чыкты. Шунда ук ветераннан машина сорап та, фатир сорап та язган гариза юк дигән сүзләр ишетергә туры килде. Әмма берничә бөртек ташламалар белән беркайчан да кулланмаган сугыш ветеранының яшәү шартларын кайгыртырга кирәк дип бу мәсьәләне республика җитәкчелегенә җиткерергә сүз куештылар.
XS
SM
MD
LG