Мәскәүдә беренче косманавтны төшергән беренче оператор Мәхмүт Рафиков белән очрашу узды. Мәдәни үзәктә узган ул очрашу Мәхмүт аганың 90 еллыгына багышланган иде. Мәхмүт Рафиков беренче космонавт Юрий Гагаринның очышка әзерләнгән вакытында да, галәмнән әйләнеп кайткан минутларында 12 апрельдә фото-кинога төшергән бердәнбер оператор санала.
Мәдәни үзәктә узган ул очрашуда Мәхмүт ага: “Гагаринны төшергәндә Сергей Королевның киңәшләрен тотып эшләдем. Ул эре кадрларны озак кына тотып төшерергә кушкан иде. Шул фоторәсемнәр буенча космонавтның галәмне әйләнеп кайтканнан соң нинди хәл булуын ачыклау өчен кирәк булган”, диде. Гагаринның җиргә төшкәч тә Никита Хрущев белән сөйләшкән вакытында телефон трубкасын тотып төшкән фотосы – ул барлык Советлар берлеге һәм чит ил матбугат чыганакларында басылган булган – ул Мәхмүт ага Рафиков төшергән фоторәсем. Мәхмүт ага үзенең чыгышында, ул вакытта ул фоторәсемнәр астына минем исемне язарга тыелган иде, дип тә сөйләде.
Мәхмүт Рафиков Юрий Гагаринны гына түгел, аннан соң галәмне әйләнеп кайткан тагы 12 космонавтны да, айга, Марска, Венерага җибәрелгән галәм станцияләрен дә төшергән кеше. Очрашуга Сергей Королевның кызы Наталия Королева да килгән иде. Ул да Мәхмүт аганы туган көне – 90 яше белән котлады.
“Хәзер космонавтлар 500дән артык. Без аларның исемнәрен дә белмибез, бу гадәти хәлгә әверелде. Ләкин беренче тапкыр очыш - ул берни белән дә, беркем белән чагыштыргысыз иде”, диде ул.
50 елдан артык Мәхмүт Рафиковның исеме дәүләт сере булып сакланган. Ул космонавтлардан башка атом, водород бомбаларын эшләп чыгаручы һәм сынаучы Курчатов исемендәге институтта да эшләгән. Ул бу турыда да тәфсилле сөйләде һәм очрашуда ул төшергән тасмалар һәм фоторәсемнәр дә күрсәтелде. Ул төшергән тасмада ничек итеп атом бомбасын очкычка кертүләре, сынау шартлатуы вакытында төшерелгән кадрлар да бар иде. Ул кадрларны экранда күрсәткән вакытта Мәхмүт ага, мин ул бомбаның сыртына атланып утырган идем, шуңа күрә зур кадрлар ясап булды, диде. Ул сынаулар күп тапкырлар уздырылды, диде Мәхмүт ага.
Бомба таккан очкыч алданрак, аның артыннан бары тик бер генә кешене - Мәхмүт аганы утырткан очкыч юнәлгән. Очкыч пилотлары гел алышынып тора иде, төшерүче генә алышынмады. Барысын да мин берүзем төшердем, ди ул. Яхшырак төшерер өчен пилотлардан аскарак, шартлауга якынрак төшүләрен сорый идем. Ә алар, син яшь әле, гаиләң-балаң юк, ә безнең яшисе бар дип, шартлау болытына якынрак килүдән баш тарталар иде ди. Очкыч йөртүчеләрне алыштырып, нурланыштан саклаганнар, ә менә ул сынауларда Мәхмүт ага үзе дә көчле нурланыш алган. Аның шул авыру белән 90 яшькә кадәр яшәвенә табиблар да гаҗәпләнә икән. Бу сезнең генетикага бәйләнгән, башкача аңлатма юк дип әйтәләр, ди ул. Ул шундый хәвефле 40тан артык сынауларны пленкага төшергән кеше. Ул ясаган фоторәсемнәр буенча галимнәр ул сынауларның нәтиҗәләрен ясаганнар. Фотоларда шартлауның барлык фазалары да һәм шартлау вакытында җимерелү, зарар китерүнең ни дәрәҗәдә булуы да төшерелгән.
Гомер буе шундый хәвефле эштә эшләсә дә, исеме дәүләт сере булганга күрә оператор буларак аның эшенә бәя биргән хөкүмәт бүләкләре юк дәрәҗәсендә. Бары 1992 елда “Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән исем бирелгән. 2011 елда космонавтиканың 50 еллыгында аңа ул тасмалары өчен Русия кинематогрифиясе Русия космонавтикасына керткән өлеше өчен дип “Ника” бүләге белән бүләкләгән. Ә менә аннан бер елга алдарак, Татарстан презеденты Рөстәм Миңнеханов аны “Фидакарь хезмәте өчен” дигән медаль белән бүләкләгән иде.
Очрашуда шулай Мәхмүт Рафиковны котларга Русия кинематографистлары вәкиле Людмила Цветкова да килгән иде. Ул Мәхмүт агага Никита Михалков, Марлен Хуциев имзалаган котлауны тапшырды һәм, без инде биш елдан артык Мәхмүт Рафиковка “Русия каһарманы” исемен бирдертер өчен юллар таптыйбыз. Һаман да ул исемне ала алганыбыз юк, нинди генә ишекләрне шакысак та, диде.
Очрашуда Мәхмүт аганы Татарстан, Башкортстан исеменнән вәкиллекләр дә, космонавтика үзәгеннән дә, Курчатов исемендәге институттан да котладылар, Мәскәү мэры Сергей Собянин да котлау җибәргән.
Мәхмүт Рафиков заманында Уфада авиация институтында укыган. "Серенада солнечной долины" - "Кояшлы үзән серенадасы" дигән фильмны караганнан соң үземнең дә матур кызлар белән шундый музыкаль фильм төшерәсем килде. 4нче курстан авиация институтын ташлап Мәскәүгә киттем. ВГИКта операторлыкка укып чыктым. Без хәзер инде танылган режиссер - Марлен Хуциев белән бергә укыган идек. Хыялым тормышка ашмады, ләкин ул хыял һаман минем белән яши. Хәзер инде симфония музыкасы белән табигать музыкасын бәйләп фильм төшерәсем килә. Ул да минем хыялым булып калыр инде, диде ул үзенең чыгышында.
Мәхмүт Рафиков Уфада туган, ләкин әти-әнисе Татарстанның Әтнә районыннан икән. Бу турыда аның гаиләсе, абыйсы, әнисе белән таныш булган 45 ел буе дуслыклары өзелмәгән Әхмәт Галимов сөйләде.