Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Нәүрүз бәйрәме узды


“Мирас” ансамбле башкаруында башкорт милли биюе
“Мирас” ансамбле башкаруында башкорт милли биюе

22 мартта Башкортстан филармониясе бинасында Нәүрүз бәйрәме узды. Әлеге бәйрәм республикада ундүртенче тапкыр оештырылды.

Башкортстан филармониясенең ишек төбендә башкорт халкының Гафури районының Сәетбаба авылындагы һәм татарларның Бүздәк районындагы Килем авылы милли үзәкләре ихаталары оештырылган иде. Әлеге үзәк вәкилләре килүчеләрне җыр-биюләр белән каршы алды.

Залда республикадагы милли үзәкләрнең почмаклары оештырылды. Алар арасында казакъларның “Ак бата”, үзбәкләрнең “Дуслык”, таҗикларның И.Сомони исемендәге, шулай ук азәрбайҗан, төрекмән, кыргыз халыкларының милли почмаклары оештырылган иде.

Республикада беренче тапкыр көрдләрнең “Езид” исемле милли үзәге дә үз күргәзмәсен тәкъдим итте. Аларда әлеге халыкларның кул эшләре, милли ашлары, төрле милли атрибутларын күрергә була иде.

Артабан чара тамашалар залында дәвам итте. Бәйрәмгә хәер-фатихасын биреп Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте башы Тәлгать Таҗетдин вәгазь сөйләде. Анда ул Нәүрүзнең яз бәйрәме булуын, ә язның бар халыклар, тереклек өчен бәйрәм булуын әйтеп: “Нәүрүзгә хәтта черкиләр дә шатлана”, диде. Таҗетдин әлеге бәйрәмнең 21 март башлануын искә төшереп:

“Ул кичә төнлә башланды. Бездә яңа көн төнен башлана. Кешеләргә җан да, башлыча, төнен керә һәм тугыз ай караңгылыкта булганнан соң якты дөньяга чыга”, диде. Артабан ул: “Шайтаннарны куып алыйк”, дип Коръән сүрәләре укыды.

Бәйрәм тамашасында төрле халыкларның җыр һәм биюләре күрсәтелде. Иң күп милли биюләрне Уфа хакимиятенең “Мирас” халык биюләре ансамбле башкарды.

Төрле халыкларның җырларын Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры артистлары башкарды. Шулай ук милли оешма вәкилләренең дә чыгышлары булды.

XS
SM
MD
LG