Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар дин әһелләре җыенында координацион үзәк төзеләчәк


Бүген Казанда “Милли тормыш һәм дин” V Бөтенроссия татар руханилары форумы башлана. Форум “Татар гаиләсен саклауда дини йолаларның һәм милли гореф-гадәтләрнең тоткан урыны һәм роле” (“Казан” милли мәдәният үзәге), “Исламда социаль хезмәт итү” (Татарстан фәннәр академиясе), “Дөньяви җәмгыятьтә имамның тоткан роле һәм урыны” (КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты) секцияләре эшләячәк.

Иртәгә җыенның көн дәвамында пленар утырышы була, резолюция кабул ителәчәк.
“Татар-информ” агентлыгы язуынча, җыенда координацион үзәк оештыру күздә тотыла, ул үзәк исә форум базасында эшләргә тиеш була.

«Координацион үзәк Русиядә әйдәп баручы дини үзәк булыр дип күзаллана, ул иҗтимагый үзәк форумнар арасында даими эшли торган эшче орган була, координацион үзәкнең консультатив-киңәшләшү шурасына дөньяви һәм дини даирәләрнең вәкаләтле кешеләре кертелә. Форумда әлеге шураның составы һәм нигезнамәсе кабул ителер дип ниятләнә”, - диелә анда.
XS
SM
MD
LG