Кэмбридж университеты профессоры, чыгышы белән Австралиядән булган Кристофер Кларк "Европа 1914 елда сугышны ничек башлаган" исемле китап язган. Бүгенге көндә Европаның берничә илендә иң күп сатылган әлеге китапның авторы Азатлыкка биргән әңгәмәсендә ул чордагы Европаны хәзергесе белән чагыштыра.
Халык арасында 1914 елгы сугыш 28 июньдә серб инкыйлабчысы Гаврило Принцип Австрия-Маҗарстан империясенең тәхет варисы Франц Фердинандны һәм аның хатынын атып үтерүеннән соң башланган, дип сөйлиләр. Сербларны яратмаган, Балкандагы хакимият бүленеше һәм милләтара проблемаларны санга сукмаган Франц Фердинанд ул көнне Сараевога килгән булган. Бу үтерүдән соң кызып киткән вакыйгалар агышы бер айдан Беренче дөнья сугышы башлануга китерә. 20 яше тулмаган дип саналган Принципка канун нигезендә үлем җәзасы билгеләү мөмкин булмый. Аны дәүләткә хыянәт һәм үтерү гаепләүләре нигезендә 20 ел төрмә җәзасы билгеләп Прагадан 60 чакрымлап ераклыктагы Терезин төрмәсенә озаталар.
1914 елның 28 июнендә Франц Фердинанд һөҗүмдә исән калган булса, сугыш башланмаган булыр идеме, дигән сорауга тарихчы ул чордагы Европа хәлләре турында сөйләп җавап бирде.
"Сугыш булмаган дип күз алдыбызга китерик. Чишеләсе мәсьәләләр бик күп иде. Көньяк славян милләтләрнең, полякларның язмышын хәл итәсе бар иде. Анда барыбер киеренкелек һәм низаг бар иде. Австрия-Маҗар империясе үзендәге милләтләр проблемын ничек тә булса чишәргә тиеш иде. Аны миллионлаган кешенең үлеменә китергән сугышны башламыйча да чишеп булган булыр иде, бәлки", диде Кларк.
Тарихчы Беренче дөнья сугышыннан әле дә сабак алырга чакыра.
"Чираттагы сугыш ел ярымнан башлана, аңа әзерләнер өчен яки аны булдырмас өчен вакыт күп әле, дип яшәргә ярамый. Хәлләр алай гына бармый. Украина кризисыннан күрәбез – Русия, Европа Берлеге һәм АКШ арасындагы мөнәсәбәтләр нинди тизлектә үзгәрде дә куйды. Шуңа күрә китаптан шуңа өйрәнеп була – күз ачып йомганчы да хәлләр начарлана ала. Сугыш башланамы, юкмы дип көтеп утырырга түгел, вазгыятьне кораллы низагка җиткермәс өчен мөһим булган чаралар күрергә кирәк", ди тарихчы.