Республиканың элекке хөкүмәт җитәкчесе Раил Сарбаев сентябрь аенда үтәчәк президент сайлауда намзәт буларак катнашудан төшереп калдырылганнан соң Башкортстан халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Анда ул халыкка яклаулары өчен рәхмәт белдерә һәм "аерым көчләрнең демократия институтын фарска әйләндерүләре" өчен гафу үтенә.
"Мин Башкортстан җитәкчесе вазифасына гадел һәм конкурентлык шартларында көрәш булыр дип беркатлы ышанган идем. Ләкин Башкортстан президенты хакимияте сайлауны альтернативасызга әйләндерде. Көндәшләрем уйлавынча, мин муниципаль фильтр аша уза алмаска тиеш идем. Ләкин алар минем 454 имза җыюымны белеп, ул имзаларның тагын да күбрәк була алуын аңлагач, Конституциядә булмаган ысуллар белән мине төшереп калдырдылар. Минем көндәшләрем бүген җиңүләрен бәйрәм итә, ләкин ул шикле җиңү. Алар тиешле дәрәҗәдә вәкаләт җыя алмаячак, чөнки гадел булмаган сайлау яңа мөддәткә ышанычлы нигез була алмый. Мин үземнең тарафдарларымны һәм сайлаучыларымны тыныч булырга чакырам. Үзегезне саклагыз, безнең бар да әле алда!" ди Сарбаев.
12 июльдә республика җитәкчесе урынына дәгъва итүче өч оппозицион намзәт очрашу уздырды. Алар – Русия коммунистлары фиркасеннән чыгарылган Расих Хәмитов, "Яблоко" фиркасе бүлекчәсе күрсәткән Сергей Наумкин һәм Русия халык идарәсе фиркасеннән дәгъва иткән Павел Ксенофонтов.
"Яблоко" фиркасе бүлекчәсе рәисе, сайлауда намзәт булып теркәлгән Сергей Наумкин: "Намзәтләр җирле депутатлардан 20-30 көн эчендә 454 имза җыярга тиеш. Ләкин муниципаль депутатларның күпчелеге "Бердәм Русия" фиркасенеке, берникадәр Русия коммунистлары фиркасеннән, либерал демократлардан һәм "Гадел Русия"дән дә бар. Бу муниципаль фильтр Контитуциягә каршы килә", дип чыгыш ясады.
"Русия халык идарәсе фиркасе"ннән дәгъва иткән, "Антикроношпан" хәрәкәте башы Павел Ксенофонтов: "Намзәтләр 150 ышанычлы кешеләрен билгели ала. Ләкин депутатлар ышанычлы кешеләр белән эш итми, намзәтләр белән очрашуга өстенлек бирә. Шуңа бер ай эчендә 48 район һәм шәһәрдәге 10 меңнән артык депутат белән очрашу мөмкин түгел", дип ризасызлык белдерде.
Русия коммунистлары фиркасеннән тәкъдим ителгән Расих Хәмитов:
"Мин хакимияткә үпкәләргә дә тиеш түгел кебек. Чөнки заманында министр булып эшләдем, җаваплы урыннар биләдем. Мин һәрвакыт ватан өчен көрәшүче булдым. Ләкин намзәткә мондый караш булуы белән беренче тапкыр очрашуым. Ярдәмчеләрем белән Агыйдел, Нефтекама, Октябрьски, Дүртөйле, Белорет, Баймакта очрашулар вакытында депутатларның хакимият тарафыннан өркетелгән булуларын үз күзләрем белән күрдем. Депутатлардан имза җыю өчен механизмнар бөтенләй эшләнмәгән. Шуның өчен республиканы биш төбәккә бүлеп, график төзеп, намзәтләр белән очрашулар уздырырга тәкъдим итәм", диде.
Башкорт яшьләренең "Күк бүре" хәрәкәте 14 июльдә гадел сайлау таләп итеп урам җыены уздырырга җыенуын белдергән иде. Ләкин хакимият урам җыенын оештыручылар сораган мәйдан буш түгел дип, чараны башкаланың читендә уздырырга тәкъдим иткән. "Күк бүре" каршылык чарасын берничә көнгә соңлап уздырырга булды. 14 июльдә исә урам җыены узарга тиешле урын – Республика һөнәр берлекләре бинасы каршындагы Мостай Кәрим һәйкәле янындагы мәйдан буш булды.