Киң прокатка режиссер Филлип Нойсның "The Giver" ("Бирүче") фильмы чыкты. Русиядәге кино сөючеләр аны "Посвященный" дип белә. Фильм язучы Лоис Лоуриның шул ук исемдәге романы буенча төшерелгән. Кыскача гына алганда, сугыш-канкоештан, расизм, көнчелектән арып, кешелекнең бер өлеше коммуна оештырган.
Монда үлем юк, гарип-горабә юк. Шулай ук монда төсләр юк, бөтен нәрсә ак-кара-соры төсләрдә күренә. Кеше төсләрне генә түгел, музыканың ни икәнен белми. Бөтенесе бертигез. Барысы да бердәй сәламәт. Балаларны махсус бала табучылар тудыра. Аннары кечкенә сабыйларны гаиләләргә тапшыралар. Эмоциягә бирелү юк. Барсы да бик итәгатьле. Тормышлары көйләнгән, кыскасы.
Кеше туа-үсә-укый-эшли-"икенче дөнья"га күчә. Үлми монда кеше, авыру балаларны кечкенәдән, олыгайган картларны һәм теләгән кешеләрне "икенче дөньяга" күчерәләр. Боларның барсы да нормаль күренеш санала. Бар кеше бөртөрле уйлый, бер үк әйбер ашый. Аермалык юк. Барсы да бер төрле. Коммуна яши, монда барсы да яхшы, кеше монда бер генә сорау белән дә җәфаланмый, тормышлары сыер яки башка хайванныкыннан, йә роботныкыннан аерылмый да кебек. Иртәнчәк доза кабул итәсең дә, тормышың ал да гөл. Махсус инъекция кешенең эмоцияләрен тышка чыгармый, шулай ук тормышны бөртөсле соры төстә тота.
Коммунада Аксакаллар шурасы бар. Шурадагылар берни хәл итми кебек күренде миңа. Төп аксакал (Мерил Стрип) барсын да күрә, барсын да ишетә, барсы да ул әйткәнчә була. Монда хәтта климатны да үзгәртә алганнар. "Салкын кыш – игенчеләргә уңыш җыйганда, аны саклаганда кыенлыклар тудыра, ул ачлыкка китерергә мөмкин, шуңа күрә, Аксакаллар шурасы гел җәй фасылын гына калдырды", дип аңлата остазы өйрәнчеккә.
Төп герой – мәктәп тәмамлап, зур тормышка аяк басарга торучы яшүсмер, дуслары белән киләчәк турында хыяллана. Алдагы тормышта Джонаска Хәтер саклаучы хезмәте билгеләнә. Моның өчен ул Бирүче исемле остаздан дәресләр алырга тиеш була. Бу хезмәтнең бик авыр булуын, ә Бирүчедән алганда бик авыртачагын, әмма егетнең түзем, чыдам булырга тиешлеген кат-кат кисәтәләр. Ни алырга тиешме? Хәтер алырга тиеш булып чыга. Соңрак үзе Бирүче вазифасына күчәчәк.
Кинода бөтен бер халыкның хәтерен югалтып, аларны бер массага әверелдергәннәр. Алар хәзер салават күперен күрми, музыка ишетми, бер әйбер турында уйламый. Белми. Белергә теләми. Менә бу юллар берәр әйберне хәтерләтмиме?
Джонас инъекциясез тормышның башкачарак икәнен аңлап ала. "Икенче дөнья"га күчүнең гади үтереш икәнен аңлап, бик каты рәнҗи егет. Сабый баланы үлемнән йолып калу өчен, аны урлап, коммунадан качарга була. Остазының аңлатуынча, коммуна биләмәсеннән тышка чыгу белән, коммуна кешеләренең тормышы үзгәрәчәк, хәтере кире кайтачак. Егет сабыйны коткарып кына калмый, ул бөтен коммуна язмышын хәл итә.
Атна башында карадым бу фильмны, ә бүген һаман баштан чыкмый. Бу сиңа Матрикс йә Эквиллибриум гына кебек түгел. Бәлки бүгенге вазгыять шулай уйландыра, тынгы бирмидер.
Инъекция – яңалыкларның кичке чыгарылышы түгелмени? Халык ашавын оныта, кияргә юньле киеме юклыгын, күпме кредит түлисе барлыгын, кайчан соңгы тапкыр ял иткәнен оныта. Тормышы матурлана. Тышкы дошманнарга карата үч арта, патриотизм хисе күтәрелә, үзенең бөек милләт вәкиле икәненә инанып йокларга ята. Икенче көнгә проблемалар инъекция көчен киметеп, башын катыра башласа, кичкә яңа порция мәгълүмат чыгарыла. Тәгәрмәчкә әйләнгән тиен кебек әлеге боҗрадан чыгу юк шикелле.
Дәүләт каналлары биргән мәгълүмат белән кешеләрнең башлары әйләнгән. Туган белән туган әлеге бәхәсле мәгълүмат аркасында сүзгә килә.
– Кырым безнеке, дип шатлана апа. – Ялга барып була.
– Моңарчы ябык түгел иде бит Кырым, былтыр ник бармадың соң? дим.
– Безнең пенсиягә нинди ял инде, дип җаваплый.
– Икенче җәйгә пенсияң артыр да, Кырымга китәрмен дип уйлыйсыңмы? дип аптырап сорыйм.
Эндәшми, мыскыл итә дип уйлый. Беләм, жәлли, Америка сәясәте пропагандасы корбаны дип жәлли мине. "Син үзегезнекен генә түгел, безнең тапшыруларны да кара, мәгълүмат төрле яклы булырга тиеш", дип өйрәтә. Телевизорыбыз юк, дигәнгә тагын жәлли. Тагын әрли. "Дождь" тапшыруларын да караштырам, әмма алар әллә нинди генә, дөреслеккә туры килми кебек, диде берьюлы.
Уйлап-уйлап утырам да, безнең тормыш Джонас дөньясыннан әллә ни аерылмый да кебек. Кызганыч, тормыш – кино түгел, сеанс бетүгә кинотеатрдан чыгуга онытып булмый.